Соңгы яу, яки Татар киносына әле ниләр күрәсе?

Бар мөлкәтен тараткан Әстерхан ханының бай Казан тәхетенә дәгъва кылуында соңгы өмете булып ике тинтәк сугышчысы гына кала… Юк, тарих битләрен актарырга җыенмыйбыз. Тиздән дөнья күрәчәк «Яу» тарихи комедиясенең кыскача эчтәлеге шулай башлана. Тарих комедия була аламы ул, дисезме? Фильмның нәрсә турында булуын, анда кемнәр катнашуын да беләсегез киләдер?

Беренче тапкыр

Аны төшерү тарихыннан башлыйк. 2016 ел. Фильмның продюсеры һәм аны башлап җибәрүче Рәис Шайхетдинов тарихи декорацияләрдә татарча фильм төшерергә тәкъдим итә.

– Татар киносы тарихында бердәнбер очрактыр бу: «Миндә идея бар, безгә ярдәм кирәк» дип кеше эзләп йөрү түгел, ә «Сез эшли аласыз бит, әйдә шундый бер фильм эшләп карыйк әле», – дип ярдәм тәкъдим итү, – ди фильмның сценарие авторы Альберт Шакиров. – Фильмны «Мунча ташы» эстрада театры артистлары белән бергә эшләүне дә ул тәкъдим итте. Аларның тулы сатирик коллектив булуы, тамашачының аларны якын итүе беренче планга чыкты.

Иҗат төркеменә килгәндә, режиссер – Айдар Габдрахманов, ә төп рольләрдә – Гамил Әсхәдулла, Искәндәр Мотыйгулла, Рөстәм Рахманкул, Рөстәм Хәсәнов, Әнфис Кәлимуллин.

Тарих һәм абсурд

Фильмның сюжеты – тулысы белән уйдырма. Аның максаты да – тарихка яңача караш ташлау түгел.

– Тарихи декорацияләр, борынгы заманнарга күз салу – бертөрле тарихи фон гына. Үзәктә Казан ханлыгы һәм Әстерхан ханлыгы булу кайчандыр нәкъ менә шундый вакыйгалар булган дигән сүз түгел. Мин шәхсән – тарихка бик сак һәм җаваплы карый торган кеше. Бу – һәрбер чор өчен универсаль булган фикерләрне, фәлсәфәне җиткерү, фильмның мәгънәсен шул антуражга «төреп» бирү өчен эшләнгән әйбер генә, – ди сценарист.

Фильмны карап, тарихи яктан хаталар эзләп интекмәскә кирәк ягъни. Бу очракта тарихи фон, чор үзгәрә, вакыт бара, ә кеше үзгәрми, дип әйтер өчен файдаланылган.

– Без XXI гасыр күзлегеннән карыйбыз: киемнәре дә элеккеге шикелле, элеккеге хәлләр турында да сөйләшәләр, ләкин ни өчендер безнең заман турында сөйләгән шикелле бит. Менә шул эффектны тудырырга кирәк иде безгә, – дип аңлатты Альберт Шакиров.

Гел сәхнәдә чыгыш ясаган эстрада театрын кинога төшерү авыр булдымы икән? Моны да Альберт Шакировтан сорадык.

– Фильмның форматы, андагы юмористик сәхнәләр «Мунча ташы»ның конкрет образларын исәпкә алып эшләнде. Сүзләр, текстлар, кадрдагы «кыланмышлар» да аларга яраклаштырылган иде. Шуңа да, юк, авыр булмады, – диде ул.

Фильмда без ияләшкән сатирадан тыш абсурд юмор да булачак. Бу җәһәттән төшерү командасы узган гасырның 60–70 нче елларында Бөекбритания, ә соңыннан бөтен дөньяда танылу алган «Монти Пайтон» юмор төркеменә күз салган. Татар киносы өчен үзенә күрә яңалык дип кабул итик.

Ә фильмның шулай озак төшерелеп җитештерелүе менә нәрсәгә бәйле булган:

– Төшерү процессы да, җитештерү процессы да параллель рәвештә барды. Шактый күләмле хезмәт. Беренчедән, 40–50ләп кешене җыйган сәхнәләр дә, аның кадәр кеше генә аз тоелган чаклар да булды. Икенчедән, кием-декорацияләр. Тарихи фон булгач, аңлашыла инде: аларны эшләп өлгертү җиңелләрдән булмады. Аннан соң, эшкә алынганда тәҗрибә булмау, мондый тулы метражлы фильмга беренче мәртәбә алыну да бераз кыенлыклар тудырды, – диде Альберт Шакиров.

Кинолы концерт

Үзенчәлекләр моның белән генә бетми. Ялгышмасак, татар киносын концерт рәвешендә тәкъдим иткәннәре юк иде әле. Дөрестән дә шулай булса, тәүге киноконцерт 18 гыйнвар «УНИКС» концертлар залында узачак. Шулай итеп, «Яу»ны «Татар киносы ниләр күрми…» концертында тәкъдим итәчәкләр.

– Фильмны төрле эстрада артистларын чакырып тәкъдим итү – безнең өчен яңалык, – ди киноконцертның режиссеры Марсель Мәхмүтов. – Концертның сюжеты буенча продюсер белән режиссер арасында бәхәс бара: ни өчен татар халкы киноларга йөрми, ни өчен карамый, ни өчен эстрадага мөкиббән халык?

Киноконцертта фильмда катнашкан һәм катнашмаган Салават Фәтхетдинов, Иркә, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Илнат Фәрхуллин һәм башка җырчыларның булуы көтелә.

Фильмны да 18 гыйнвардан тарата башларга ниятлиләр. Аны кинотеатрларда түгел, түләүле сылтама аша карап булачак. Кайдан һәм ничек икәнен бераз соңрак игълан итәргә вәгъдә бирделәр.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү