Ефәкле ел. Татарстан урманчылары зарарлы бөҗәкләргә һәм утка каршы торачак

Узып киткән ел урманчылар күңелендә ефәк корты белән истә калыр, мөгаен. Хәтерләсәгез, әлеге бөҗәкләр күпме агачка зыян салып өлгерде. Быел ни буласын яз күрербез. Тик урманчылар күңелен төшерми. Салкын көннәрдә ефәк корты йомыркалары туңып бетәр, дигән өметтә алар. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегия утырышында сөйләделәр.

– Республикада «Экология» илкүләм проекты кысасында «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты ярдәме белән шактый эшләр башкарылды. Узган ел Татарстанда 3,5 мең гектар җирдә агач утыртылды. Кисеп алганы урынына яңаларын утырттык. Планны арттырып, 163 процент итеп үтәдек. Шулай ук яр буйларын саклау максатыннан 1,7 мең гектар җирдә агач утыртылды, – дип сөйләде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Министр урманда орлык әзерләүгә дә тукталды. Бу өлкәдә дә эшне тиешеннән арттырып үтәгәннәр. 12,8 тонна орлыктан 34 миллион данәдән артык кәлшә әзерләгәннәр.
– 2023 елда урманнарда янгын куркынычсызлыгы 1 апрельдә үк игълан ителде. Көннәрнең коры торуы аркасында, урманчылар 196 көн дәвамында уяу торды. Без сезонны 13 октябрьдә генә яптык. Шушы вакыт эчендә коры үләнгә ут кабуның 986 очрагы теркәлде. Урманчыларның бердәм эшләүләре, янгынга каршы торырга әзер булулары аркасында республикада урманнарга зыян килмәде. Янгынның бер очрагы да теркәлмәде. Без моның өчен республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле. Янгыннарга каршы тору өчен безнең барлык техника да бар, – ди Равил Кузюров.
Урманчылар үзләре дә гел хәрәкәттә. Табигатькә зыян салучыларны да барлап торалар. Узган елгы ефәк корты итәк-җиңнәрне сызгандырды.
– Азнакай, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Минзәлә, Нурлат, Чирмешән районнарында ефәк корты зыян салган урман мәйданы 53 гектарга җитә. Ул җирләрне биологик препарат белән эшкәртеп чыктык. Әмма эшлисе бар әле. Ефәк корты яңадан баш калкытса да, без әзер, – диде министр.
Урманчылар узган ел урман фондын цифрлаштырып бетергән. Әлеге системада урман чикләре турындагы мәгълүмат бар, шулай ук арендада булган җирләр дә кертелгән. Яңалары өстәлеп тора, кыскасы, әлеге бу өлкәдә эшлисе эшләр байтак. Бердәм система өчен министр республика җитәкчелегенә тагын бер кат рәхмәтен җиткерде.

Безнекеләрнең эшен Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев та үрнәк итеп куйды. Табигатьне саклауда катнашулары өчен рәхмәтен белдерде.

– Сездә мәктәп урманчылыклары белән эш яхшы оештырылган. Калган төбәкләргә үрнәк булып торасыз, – диде ул.
Татарстанның Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин урманчыларга быел да куйган максатларына ирешеп, бурычларын үтәп чыгуны теләде. Урманнарда янгын булдырмау бурычын куйды. Шулай ук урманның санитар хәлен даими тикшереп торырга, зыян салучы корткычларга каршы көрәшне дәвам итәргә кирәк, диде.
– Россиядә урман хуҗалыгын цифрлаштыру дәвам итә. Яңалык кертелүгә, аның күп кенә проблемалары да килеп чыга. Шуңа күрә ел ахырына кадәр урман хуҗалыгы белгечләрен укытырга кирәк, – диде ул. – Һәркайсыгыз табигатьне саклауга үзеннән зур өлеш кертә. Рәхмәт сезгә.


Фикер өстәү