Казанда кризислы йөклелек үзәге ачылды

Казанда яңа медицина оешмасы – Республика кризислы йөклелек үзәге ачылды. Дөрес, гыйнвар башында рәсми төстә ачылганчы, ул инде узган елның августыннан эшли башлаган. Хатын-кызлар консультацияләре табиблары бирегә йөклелектән котылырга ниятләүчеләрне җибәрә. Үзәктә акушер-гинекологлар, психолог, УЗИ табиблары, юристлар, социаль хезмәткәрләр эшли. Белгечләр хатын-кызны аборт ясатмаска өнди, йөклелек һәм бала тудыру турында барлык сорауларга җавап бирә, авыр чакларда ярдәмгә килә.

«Без икеләнеп калган һәрбер хатын-кызга ярдәм итәчәкбез, һәрбер нарасый өчен көрәшәчәкбез. Бик илһамландыргыч проект бу. Дөнья күләмендә атаклы «Список Шиндлера» фильмында әйтелгәнчә,  бер гомерне саклап калган кешене дөньяны саклап калучыга тиңләргә мөмкин. Ә биредә без меңнәрчә баланың гомерен саклап калачакбыз», – дип басым ясап әйткән Казан мэры Илсур Метшин үзәк белән танышу барышында.

Биш ай эчендә медиклар үзәктә 218 хатын-кызны кабул иткән инде. Шуның 92се (41 проценты) йөклелекне саклап калырга булган.

 


Фикер өстәү