Мәскәүдә «Гаилә учагы»н кабызуда Балтачтан Зыятдиновлар катнашты

Кичә Мәскәүдә Гаилә елы рәсми төстә ачылды. Билгеле булганча, 2024 ел Рәсәй Президенты карары белән ил күләмендә Гаилә елы дип игълан ителгән иде.

Ачылыш тантанасы масштаблылыгы белән аерылып торды. Анда илнең төрле төбәкләреннән иң үрнәк гаиләләр катнашты. Идел буе федераль округын һәм Татарстан Республикасын Балтач районының Карадуган авылыннан данлыклы Зыятдиновлар нәселен дәвам итүче яшь парлар Сөмбел һәм Самат Зыятдиновлар тәкъдим итте.

Әлеге чарада иң тәэсирлесе, мөгаен, «Россия» күргәзмәсенең төп сәхнәсендә «Россия йөрәге» Гаилә учагын кабызу булгандыр. Әлеге учак унике лампада белән илнең төрле төбәкләренә таралачак.

Татарстаныбызга аны Сөмбел белән Самат алып кайтачак.


Фикер өстәү