Утынсыз төтен чыкмый. «ВТ» бер арба утынның күпмегә төшүен белеште

Чистай районының Татар Баганасы авылында пычкы тавышлары тынып тормый: кисәләр, утынны ярып, әрдәнәгә өяләр. Йортларга газ керсә дә, утынның һәрвакыт кирәге чыгып тора. Халык ни өчен урманнан ерагаймаган? «ВТ» хәбәрчесе авыл халкының хәлен, агач әзерләү тәртибен, бер арба утынның күпмегә төшүен белеште.

Шөгыль

Татар Баганалысы җирлегендә 520ләп кеше яши. Монда мәктәп, бакча, клуб бар. Урман кул сузымында гына. Авыл җирлеге башлыгы Рафис Җәббаров әйтүенчә, авыл халкы, кирәк-яракка дип, рөхсәт алып, урман кисә. Бу эш белән күбрәк пенсия яшендәгеләр, эш урыны булмаганнар шөгыльләнә. Утын ярдыру цехы тотучы шәхси эшмәкәр дә бар.

– Кышын урманда кар ерып утын кисүче юк. Җәй-көз алып кайткан чималны әзерлиләр. Кемдер утынны кул белән, кемдер махсус җайланма белән яра, – ди Рафис Җәббаров.

Алсу  һәм Илнур Зиннуров урманга 15 ел йөри икән инде. Рәхәттән түгел, утын кирәк булганга. Алсу мәктәптә идән юа, ире котельняда эшли. Терлек асрап көн күрәләр. Утын сатып алмас өчен, урманга барырга да вакыт табалар. Кышка запас булгач, күңелләре тыныч.

  • Урман кисү – авыр хезмәт. Ботагын җыярга, яндырырга кирәк, артыңнан җыештырып куясы. Җәй көне кисәбез, көзен ярабыз. Ирем белән икәү бергә кисәбез һәм төйибез. Авыр булса да, түзәбез инде. Тормышны алып барырга кирәк бит. Кышын мунчага 1-2 трактор утын китә, – ди Алсу Зиннурова.

Алсу әйтүенчә, урманны җыештырмасаң, чытырманлыкка әйләнәчәк, черек агачлар каплаячак. Ә алар урман чистартуга үз өлешен кертә. Законны бозмыйлар. Бар да документ буенча эшләнә. «Кисмәгез, дисәләр, кисмәячәкбез», – ди ул.

Рафис Гатин Чистайда яши, ләкин туган нигезенә әтисенең хәлен белешергә еш кайта. Үзе дә лаеклы ялда инде. Җәен авылда умартачылык белән шөгыльләнә. Кыш көне остаханәсендә рамнар, оялар ясый. Аны җылытырга кирәк. Шәһәрдә мунчасына 10–12 кубометр утын китә. Гатиннарның чыгымнары шундыйрак. Үзең кисү сатып алуга караганда күпкә арзанга чыга, ди гаилә башлыгы.

– Акчаны исә нинди агач кисүгә, аның сортына карап түлибез, – ди Рафис Гатин. – Башта министрлыкка гариза язабыз. Рөхсәт биргәч, Биләр урманчылыгының Татар Баганасы бүлекчәсенә боерык килә. Шуннан соң кисү өчен диләнке билгеләнә. Нинди агачлар бирелсә, шуны кисәсең. Җәй көне бер мәртәбә әзерләп куям да, шул җитә. Улым да булыша.

Сиксәнгә җитүчеләр арасында да урман кисүчеләр бар. Алар утынның кадерен аңлый. Урманнан көч алып, рәхмәтле булып яши.

– Элек утын кисү эше күпкә катлаулырак иде. Пычкысы кабынмыйча интектерә иде. Хәзергеләре яхшы кабына. Без утынны мунчага дип әзерлибез. Сатып аласы килми. 1 кубометр утын бәясе – 2–3 мең сум. Каен утын кыйммәтрәк, усакныкы исә арзанрак. Ә болай 8–9 мең сум түлибез. Шундый мөмкинлек биргән өчен министрлыкка рәхмәт, – ди 74 яшьлек Кирам Галимов.

Сыңар кул көче

Үзең иренәсең икән, Ривальгә куш! 50 яшьлек Риваль Хәсәенов сыңар кулы белән авыл халкының утынын яра. Рекорд та куйганы бар икән. Бер көндә ике «КамАЗ» арбасы утын ярган! Берьюлы 19 кубометр утын яру җиңел түгел, билгеле. Арса да, кулына авырлык килмәгән.

– Эш башлаганда башта өч көн кыен була. Бер кызып киткәч, авырлыгын сизмим. Утынны 10 еллап ярам инде. Бик күп кешегә булыштым. Әле салкында өйдә тордым. Менә күршем Рәмис сорады, аңа керермен, – ди оптимист Риваль.

Кулын 19 яшьтә пычкы белән өздергән ул. Эшләгәндә иң кирәге уңы бит әле. Тормышка яраклашу бик авыр булса да, әкренләп барысына да ияләшкән. Өр-яңадан тормыш башлаган, кыскасы. Хатыны Людмила белән өч бала үстерәләр. Гаилә башлыгы зарлануны белми. Телендә шушы сүзләр: «Тырышам, яшим һәм бар да яхшы булачак».

Авыл халкының шөгыле, агач кисү тәртибе, урман фәлсәфәсе турында Биләр урманчылыгы башлыгы Рамил Нуруллин белән сөйләштек.

– Бу авылда урманнан ерагайдылар дип әйтеп булмый. Авыл кешесе тик ятарга өйрәнмәгән. Районда Татар Баганасы, Чулпан авылы халкы урманны коры-сарыдан чистартырга булыша. Арада шул агачтан утын әзерләп сатучылар да бар, – ди Рамил Нуруллин. – Кипкән агач, ботакларны күпме кирәк, шуның кадәр җыярга ярый. Көчле җил, давыл-буран яки кирәгеннән артык кар яву нәтиҗәсендә җиргә сынып төшкән агачлар бу.

Кешегә елга бер мәртәбә кирәк-ярак өчен 20 куб метр агач кисәргә рөхсәт ителә. Агач түләп алына, тик аны сатарга ярамый. Авыл халкы бу мөмкинлектән дә файдалана. Газ бәясе күтәрелә тора, мичкә ягасыңмы, шашлык пешерәсеңме – утын һәрвакыт кирәк. Хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, мохтаҗ булган әби-бабайларга да утын белән булышалар. Ауган, җирдә яткан агачларны кискәч, урман чистара.

 

Урман кисү тәртибе

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте:

«Татарстанда урманнардан файдалану турында»гы Закон нигезендә, гражданнар, кирәк булганда, йорт һәм ишегалды корылмалары төзү өчен 25 елга бер тапкыр – 100 кубометрга кадәр агач, 10 елга бер тапкыр йорт һәм каралты-кураларны төзекләндерү өчен – 50 кубометрга һәм елына бер тапкыр утын өчен 20 куб. метрга кадәр күләмдә агач әзерли ала.

Агач бүлеп бирүгә нинди дә булса ташламалар каралмаган. Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе буенча агач бәясе Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының карары нигезендә исәпләнә.

Бу хезмәттән файдалану өчен шәхсән яки вәкил аша министрлыкка гариза һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк. Документларны өйдән чыкмыйча гына Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша тапшырырга мөмкин.

Хезмәт күрсәтүдән баш тартуның иң еш сәбәбе мөрәҗәгать итүченең шәхси мәгълүматларын тулысынча яки агач сатып алу максатын дөрес күрсәтмәве тора.

 

Белеп торыгыз!

Рөхсәтсез урман кискән кискән гражданнарга административ штраф күләме – 3–4 мең сум, вазыйфаи затларга – 20–40 мең сум, юридик затларга 200–300 мең сум. Моннан тыш, агачның токымына һәм аның үсү урынына карап та зыянны капларга туры киләчәк.

5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян китерелгән очракта Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 нчы маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган.

 

«Авито»да утын бәясе

Бер кечкенә капчык (1215 данә) 100 сум

1 сеткасы 350 сум

1 кубометры 20002500 сум

Каенның 1 кубометры 2200, усакныкы 2 мең сум

Бер арба (4 кубометр) 10 мең

***Урманда бер кубометр утын әзерләү, алып кайту һәм кисүнең үзкыйммәте 2000 сумга төшә.

 


Фикер өстәү