Кар тозагыннан ничек котылырга?

Кыш башланганнан бирле башкала урамнарыннан 1 миллион тоннага якын кар чыгарганнар. Былтыр кыш буе да бу кадәр кар яумады, дип хисап тоттылар Казан мэриясендә. Узган атнадагы көчле бураннан соң, чистарту эшләре дәвам итә. Тик юл газабы гүр газабына әйләнгән шәһәр халкына моннан ни файда? Эш атнасы кабат тугыз баллы «бөке»ләрдән башланды әнә. Ә ишегалдына көрәк тотып чыгучыларны бүләкләмәкчеләр хәтта. Бураннан соң тормыш бармы?

Узган атнада ишеп яуган кар җитә калды: Казан урамнары тоташ бер «бөке»гә әйләнде, автобус-троллейбусларда – этеш-төртеш, кибеттә ипи-сөт юк. Буран тынганга да бер атналап вакыт узды инде, тик рәткә керә алмыйбыз әле.

– Казанда «Буран» операциясе дәвам итә. Кыш башланганнан бирле шәһәр урамнарыннан 950 мең тонна кар чыгарылды. Шуның яртысы диярлек соңгы ике атнага туры килә. Былтыр кыш буе да бу кадәр кар яумады, – дип сөйләде шәһәр мэриясендә узган «эшлекле дүшәмбе»дә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

Казанда 17–21 гыйнвар көннәрендә булган буран – соңгы биш елда иң көчлесе. Гыйнвар аенда башкалада айлык норманың 175 проценты күләмендә кар яуган. Шуңа күрә бу арада коммуналь хезмәткәрләрнең хәле мактанырлык түгел: юлларны чистарту эшендә 1,1 меңнән артык техника, 800ләп эшче катнаша. Кар эретү пунктларына тәүлегенә 12 мең тоннадан артык кар (гадәти вакытта җитештерүчәнлек тәүлегенә 8 мең тонна тәшкил итә. – Ред.) озаталар. Ишегалларын 1,5 меңнән артык урам себерүче тәртипкә китерә. Ләкин халыктан килеп ирешкән шикаятьләр саны кимеми.

– Мамадыш трактын кардан чистартучы бер генә техника да күренми. Буранлы көннәрдә дә, хәзер дә иртә-кич икешәр сәгать «бөке»дә утырабыз. Ул юл турында онытканнармы әллә? – дип шалтыратты газета укучыбыз.

Мамадыш тракты шәһәрнең Совет районына керә. «Биредә техника эшли. Мамадыш трактыннан кар һәр төн саен чыгарыла», – дип бик коры гына җавап бирделәр район администрациясенең матбугат хезмәтендә. Эшләре күп, сөйләшерлек тә хәл калмаган, күрәсең.

Казанның Ямашев урамындагы 51 нче йортта яшәүчеләр дә буран башланганнан бирле ишегалдында кар эттерүче трактор күрмәгән.

– Машиналар гомумән дә йөри алмый, аларны еракта ук, юл читендә куеп калдырырга туры килә. Чүпне дә чыгармыйлар, – дип хәбәр иттеләр редакциягә.

Мәсьәләгә әлеге йорт караган Торак милекчеләре ширкате җитәкчесе Ләлә Хөсәенова ачыклык кертте:

– Ишегалдында кар җыеп барырга урын калмады. Аны чыгарырга кирәк. Ничәмә-ничә транспорт оешмасы белән сөйләштек, берсе дә килми. Кар эретү станцияләрендә чират, икешәр сәгать вакытны бушка әрәм итеп утырабыз, диләр. Аларга көндез эшләү отышсыз. Төнгә дә сөйләшеп карадык. Ике төн рәттән машина килде, тик ишегалдына керә дә алмыйча кире борылып киттеләр. Төнлә безгә үтә торган юл тирәсе машина белән тула. Бу – безнең ишегалдында яшәүчеләр генә дә түгел. Ул машиналарны нишләтергә? Бүген төнгә тагын сөйләштек, керә алырлармы, юкмы – билгесез. Узган атнада чүп түгү машинасы ишегалдына кереп батты да: «Юлларыгызны чистартып бетергәнче килмибез», – диделәр. Шуңа күрә хәзер чүп тә чыкмый. Менә шундый йомык боҗра, – ди җитәкче.

Казанны кар тозагыннан коткарырга техника җитмәвен шәһәр мэры Илсур Метшин да инкарь итми.

– Узган атна буе буран нәтиҗәсе белән көрәштек. Башта әлеге афәтнең ни дәрәҗәдә зур булуын да чамалый алмадык, кар бертуктамыйча яуды. Соңрак исәпләдек: бистәләр һәм ишегалларын исәпкә алмыйча, беренче һәм икенче категориягә караган юлларда гына да бер миллион тоннадан артык кар яуган. Кайбер елларда кыш буена да 650 мең тонна чамасы кар чыгарган вакытлар бар, – диде ул. – Бөтен карны тиз генә җыештырып бетереп булмаячак. Өстәвенә шәһәргә авыр техника җитми. Без соңгы елларда күпләп сатып алган «Барсик»лар бу карлы буранда мәче балалары кебек кенә тоелды. Вазгыятьне бөтен республика буенча ишеп кар явуы, М7 һәм М12 трассаларын кар көртләреннән чистартуга шактый көч сарыф ителүе дә катлауландырды.

Аңлашыла ки, иң беренче чиратта зур юлларны кардан арындыралар, аннары – бистәләр һәм ишегаллары. Әле эш күп булса кирәк, шәһәрдә яңа эш атнасы кабат тугыз баллы «бөке»ләрдән башланды.

– Иң беренче чиратта, җәмәгать транспорты хәрәкәт итүче юлларны һәм социаль объектларга керү юлларын чистарттык. Кызганыч, барлык юлларны да тәртипкә китереп бетереп булмады әле. Мәсәлән, бер чакрым озынлыктагы ике полосалы юлны кардан чистарту өчен ике кар төяүче машина һәм авыр техника бертуктамыйча тәүлек буе диярлек эшләргә тиеш. Шәһәр күләмендә бу – меңләгән сәгать эш һәм меңләгән эшче дигән сүз, – ди башкаланың Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов. – Кардан тиз һәм сыйфатлы итеп чистарту эшенә көндез – юлдагы хәрәкәт, ә төнлә юл читендәге машиналар комачау итә. Шуңа күрә алга таба аркылы урамнарны ябып торырга туры киләчәк. Шәһәр халкы моны аңлап кабул итсен иде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, юлны бездән башка беркем дә килеп чистартмаячак.

– Бу арада кардан чистарту – барлык шәһәр һәм район җитәкчеләре өчен дә төп мәсьәлә. Җәмәгать транспорты, ашыгыч ярдәм машиналары йөри алырга, чүп вакытында чыгарылырга тиеш. Сәүдә челтәрләрендәге азык-төлеккә дә игътибар итегез, – диде ул.

Башкаланың Салмачы бистәсендә яшәүчеләр ярдәм читтән килгәнне көтмичә, карны үзләре җыештырган.

– Без бистә читендә үк яшибез. Шуңа күрә башкаларга ышанырга, үзебезгә кымшанырга гына кала. Буранның өченче көнендә, өйдән чыгарга юл калмагач, 12 мең сумга трактор чакыртып (алар шуннан азракка килми дә), карны эттердек. Буран тынгач, 15 мең сумга зур техника яллап, аны читкә чыгардык. Соңрак тагын эттердек. Урам башында яшәүчеләр азрак, безнең ише еракта торучылар күбрәк түләде. Узган атнадагы буран миңа 3–4 мең сумга төште, – дип сөйләде Салмачы бистәсендә яшәүче Марат Җиһаншин.

Анысы да монысы, Казанда коммуналь хезмәтләргә ярдәм итәргә теләп, ишегалдына көрәк тотып чыгучыларны бүләкли башларга мөмкиннәр. Соңгы атнада күргәнебезчә, башкалада андый битараф булмаганнар да җитәрлек. Кайбер ишегалларында яшәүчеләр кышкы өмәгә кат-кат чыкты. Илсур Метшин андыйлардан, ишегалдын тәртиптә тоткан өчен, бер атнага түләү алмаска тәкъдим итте. Менә сиңа кар!

Казанда кардан чистартмау турында кая хәбәр итәргә?

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары:

8 (843) 223-22-23

Вахитов һәм Идел буе районнары:

8 (843) 223-21-11

Киров һәм Мәскәү районнары:

8(843) 223-29-99

Совет районы:

8 (843) 223-20-00,

8 (843) 295-77-05

«Иске шәһәр» префектурасы:

8 (843) 223-28-88

Казан мэриясе матбугат хезмәтеннән


Фикер өстәү