Әлмәт театры Казанга ат каракларын алып килә    

«Аралар якыная. 3 сәгать ярымда выжлап киләбез дә спектаклебезне уйнап кайтып китәбез», – ди алар. 18–19 февральдә Галиәсгар Камал театрында Әлмәт театры гастрольләре узачак. Бу юлы әлмәтлеләр Казан тамашачысын классик драматург Туфан Миңнуллинның атаклы әсәре буенча театр дөньясын селкетеп алган «Ат карагы» спектакле белән сөендермәкчеләр.

Шәһәргә – 70, театрга – 80

Әлмәтлеләр бу юлы режиссер Айдар Җаббаров куйган ике спектакль белән килә. 18 февральдә Казан тамашачысына инде таныш булган Гаяз Исхакый әсәре буенча «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен күрсәтәчәкләр. 19 февральдә Туфан Миңнуллин әсәре буенча «Ат карагы» спектакле тәкъдим ителәчәк.

Фәридә Исмәгыйлева матбугат очрашуында сүзен чишмә башы – театр оешуыннан башлады.

– Безнең театр дәһшәтле сугыш елларында оешкан. Шул елларда да кемдәдер театр кайгысы булган, кемгәдер театр ачарга кирәк булган. Без шәһәрнең үзеннән өлкәнрәк. Әлмәт әле күптән түгел генә 70 еллыгын бәйрәм итте. Шәһәрне дә үстергәнбез, димәк. Бүген без – шәһәрнең тарихи, географик һәм мәдәни милли үзәге, – диде җитәкче. – Быелгы юбилей елы «Театр – шәһәрнең җаны» дип аталачак. Шул ук исемдә китап чыгарга тора. Махсус проектларыбыз да булачак. Эшебез күп әле. Айдарның шушы ике спектакле белән Мәскәүгә дә барыр өчен сөйләшүләр башладык. Көзгә таба булыр дип өметләнәм.

Театрның 80 еллыгына багышланган юбилей кичәсе 31 октябрьдә Әлмәт театрында узачак. Ә хәзер спектакльләр турында тәфсилләбрәк сөйлик.

«Яшьләр өчен менә дигән»

– «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакленең Казан гастрольләре шаукымы безгә дә килеп иреште. Әйбәт әйбер җитми кала бит инде ул. Узган ел Камал кассасына чират тезелгән иде, билетлар җитмәде. Быел да шулай булса ярар иде, дип телибез, – дип сөйләде Фәридә Исмәгыйлева. – Яшьләр өчен менә дигән спектакль бу. Яшерен-батырын түгел, катнаш никахлар милләтне юкка чыгаруда зур роль уйный. Көнбатышта бу күптән проблема түгел, диләр. Аларга карап яшәргә тиеш түгел бит без. Үзебезнең кануннар, элеккедән килгән гореф-гадәтләрне саклап яшәргә тиеш. Татар гаиләләрен сакларга кирәк. Әмма беренче урында мәхәббәт дибез инде. Спектакль әнә шул сорауларны куя. Ә җавапны тамашачылар үзләре табар.

Ике фәрештәнең берсен уйнаучы актриса Энҗе Сәйфетдинова фикеренчә, спектакльдә һәрбер актер – төп рольдә.

– Һәрберебезнең рольләре искиткеч һәм аларның бөтенесен төп герой дип әйтеп була. Бу яктан Айдар гаҗәеп сәләтле. Нинди генә роль булмасын, һәрбер актерны ача, һәркайсын күрсәтә белә, – диде актриса. – Спектакльдә трагедия дә, комедия дә, фәлсәфә дә бар. Тамашачыларыбыз үзләренә кирәкле сорауларга җавап табып китә ала, дип уйлыйм. Фәрештәләр роле китапта юк, без аны, спектакльне үзебез җыя-җыя, этюд формасында таптык. Килегез, 100 процент гашыйк булачаксыз.

Ирләрдән генә торган спектакль   

«Караклыкны һич тә геройлык дәрәҗәсенә күтәрмибез». «Ат карагы» спектакле турында сөйләгәндә Фәридә Исмәгыйлева әнә шулай диде.

– «Ат карагы» – Туфан Миңнуллин тарафыннан 1970 нче елларда язылган Шәкүр карак тарихы бит инде ул. Спектакльдә режиссерның берникадәр үз күзаллавы да бар. Һич тә караклыкны геройлык дәрәҗәсенә күтәрмибез. Кем ничек кабул итәчәк инде. Тирәнрәк уйларга кирәк. Монда мәсьәлә бер яклы гына түгел,  –  диде ул.

Сәйхун ролен башкаручы Динар Хөснетдинов, спектакльнең үзенчәлеге – анда ир-атлар гына уйнауда, диде:

– Шуңа күрә ул көчле энергияле. Билгеле булганча, спектакльләргә күбрәк хатын-кызлар йөри. Аларны ул аеруча битараф калдырмас.


Фикер өстәү