Февраль ае үзгәрешләре. Пособиеләр, шахтер һәм очучыларның пенсиясе арта

* 1 февральдән 40 төрдән артыграк түләү, пособие һәм компенсацияләр күләме 7,4 процентка арта. Илдә 20 миллионнан артыграк кешенең кереме үсәчәк, дигән сүз бу. Аерым алганда, ана капиталы, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, бала караган өчен айлык пособие, ветераннарга айлык акчалата түләү күбәя.

* Очучылар һәм шахтерларның пенсиясенә өстәмә күләме үсә. Закон нигезендә, әлеге түләү елына 4 тапкыр – 1 февральдән, 1 май, 1 август һәм 1 ноябрьдән үзгәртелә. Пенсиягә өстәмә күләме – төрлечә. Ул айлык уртача хезмәт хакына, эш стажына бәйле.

* Янгын сүндерү дружиналарын оештыру гадиләштерелә. Предприятиеләр үзләренең корылмаларын саклау өчен янгын сүндерү бүлекләрен оештыра, шулай ук янгын сүндерүчеләргә ташлама һәм компенсацияләр бирә алачак. Закон 1 февральдән үз көченә керә.

* Хостинг хезмәтен бары тик Роскомнадзор исемлегендәге компанияләр генә күрсәтә алачак. Бу исемлеккә 266 оешма кертелгән инде. Тагын 44 гариза карап тикшерүдә ята.

* Чит ил гражданлыгына, яки чит илдә вакытлыча яшәү өчен рөхсәткә ия булучыларга дәүләт серен тәшкил иткән мәгълүматлар белән эшләү тыела. Шулай ук яңа закон дәүләт сере булып торучы мәгълүматлар белән эшләүче депутатларның Россиядән чыгуга хокукын чикләүне күздә тота.

*Депутатлар һәм сенаторларның чит илләргә чыгуга хокукын чикләү турында карарны Дәүләт Думасы һәм Федерация Совет рәисләре кабул итәчәк. Төбәк депутатларына карата мондый карарны – парламент башлыклары, муниципалитетлар җитәкчеләренә карата – төбәкләр башлыклары кабул итәргә тиеш. Чиктән тыш очракларда парламентчылар чит илгә чыгуга рөхсәт сорый алачак. Шулай ук судьяларга да чит тарафларга чыгып китү чикләнелергә мөмкин.

* Торак сатып алучы йортның ни хәлдә икәнлеген документлар нигезендә белеп торачак. Дәүләт кадастр бәяләве узарга тиешле күчемсез милек объектлары исемлекләренә кертелә торган мәгълүматлар киңәйтелә чөнки. Аерым алганда, исемлеккә торакның авария хәлендә һәм сүтелергә, реконструкцияләнергә тиеш дип танылган күпфатирлы йортта урнашканлыгы, яисә күпфатирлы йортта урнашкан торакның яшәү өчен яраксыз дип танылуы турында мәгълүматлар кертеләчәк.

* Банклар билгеле бер вакытка салынган кертемнең срогы чыгу турында, 5 календарь көне кал, .клиентка бушлай хәбәр җибәрергә тиеш булачак.

* Шәхси ярдәмче хуҗалык әгъзалары хуҗалык китабына үзләре турында мәгълүматларга үзгәрешләр кертү хакында гариза белән мөрәҗәгать итә алачак (шул исәптән Дәүләт хезмәтләре порталы аша). Ай башыннан Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының бу җәһәттән боерыгы үз көченә керә.


Фикер өстәү