Татарстанда яңа яшьләр үзәге пәйда булачак

Балык Бистәсендә “IDEA” яшьләр үзәген төзү күздә тотыла. Чама белән 290 миллион сумга төшәчәк ул. Бу хакта “Татар- информ” дәүләт сатып алулар порталы мәгълүматларына таянып яза.
Корылма быел 1 декабрьгә кадәр файдалануга тапшырылырга тиеш.

Подрядчы, төзү эшләреннән тыш, бинага инженерлык коммуникацияләре, суүткәргечләр сузу мәсьәләсен хәл итәчәк.

Төзелеш бюджет акчасы хисабына башкарылачак. Заказчысы – Татарстан Баш инвестицион-төзелеш идарәсе.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Балык Бистәсендә балалар сәнгать мәктәбен төзү дә планлаштырыла.


Фикер өстәү