Фердинанд Сәлахов: «Килер заман: такмакта үскән буын бездән көлеп утырыр»

Киләчәк буын тамашачысы нинди булыр? Бүген җибәргән хаталар өчен ничек түләргә туры килер? Сәнгатьнең тәэсире, табышлар, югалтулар турында Татарстанның халык артисты, Илһам Шакиров исемендәге премия лауреаты Фердинанд Сәлахов белән сөйләштек.

Сезне шәхесләрне озату мәрасимнәрендә бик еш очратырга туры килә. Бербер артлы шәхесләр китә, аларга алмаш бармы?

– Филармониядә күп еллар эшләгәч, ул шәхесләрне яхшы беләм, шуңа күрә озату мәрасимнәрен алып баруны миңа йөклиләр. Кызганыч, тулы бер чор китә. Нишлисең, берәү дә мәңгелек түгел, кемдер китә, кемдер тәүге мәртәбә аваз сала. Берәү үлми берәү көн күрми, диләр бит. Радио-телевидениене кабызып, анда ниләр барганына күз салсаң, кемнәр көн күрә, кем урынына кем килә, дип уйланасың. Ләкин бу зарланып утыру түгел, бу – фактларны барлау. Дөрес, шәхесләр калдырган биеклекне тотарлык талантлар да бар. Бик көчле тавышлы җырчылар килде. Ләкин идеология, сәясәт юк. Катлаулы җырлар, халык җырларын башкарган җырчылар хәзер инде радио-телевидениегә кирәк түгел. Алар күңел ачу ягын сайладылар. Чөнки уйлый торган тамашачы  ул – куркыныч тамашачы. Ә уйланырлык нәрсәләр бар. Әмма уйлатмас өчен бөтен нәрсә эшләнә. Шуңа талантлы яшьләр дә күңел ачу, такмак юлын сайлый.

Милләтнең сәнгате эстрада сәхнәсе белән генә чикләнми. Соңгы 20 елда бер булса да симфония тудымы икән? Мин 70 нче еллар башында консерваториягә килдем. Һәр елны Нәҗип Җиһанов, Фасил Әхмәт, гомумән, һәр композитор берәр симфония яки башка күләмле әсәр тәкъдим итә иде. Ә хәзер күләмле әсәрләр туамы? Хәзерге заман композиторлары дигәч, Эльмир Низамов, диләр. Мин аңа каршы кеше түгел, аның җырларын да җырлап карыйсым килә. Ләкин… җырлый алмыйм. Алар русча, ә мин җырласам, татарчалаштырам. Аннары инде ул Эльмир Низамовныкы булмый. Безнең Луиза Батыркаева белән шулай булды. Язып килә, җырлый башлыйм, бу минем җыр түгел, ди.

Композиторлардан Илһам Байтирәк, Миләүшә Хәйретдинова, башкалар да бар бит әле

– Кайда соң алар? Мин бит композиторлар юк, димим. Әмма аларны Казан урамы буйлап эзләп йөреп булмый бит инде. Радио-телевидение күрсәтергә, танытырга тиеш. Ә без аерылган-бүлгәләнгән. Без бер-беребезне белмибез. Бер казанда кайнасак та, бергә түгелбез. Бер караганда интернет заманы, бер-береңне тап, яз, эшлә, иҗат ит кебек. Әмма интернет, төрле форум-чатлар, игътибарны чит нәрсәгә җәлеп итү өчен генә. Зур әсәрне «Ватсап» аша аралашып кына язып булмый. Безнең бит бүген рояльгә кушылып җырлауны яздыра торган студия дә юк. Электрон студияләр хәттин ашкан, һич югы бер рояль торган студия юк. Элек радиокомитетта бар иде ул, анда консерватория студентлары язылды. Консерватория дигәннән. Анда ел саен җырчылар, композиторлар, хоровиклар, дирижерлар укып чыга. Ә алар турында һич югы бер тапшыру бармы? Аларны халык каян белсен ди?

Без дөрес юнәлештә түгел. Татар сәнгате генә түгел, дөнья дөрес юнәлештә түгел. Бусы да идеология булмау бәласе. Без инде үз сәнгатебезне саклыйбыз дип, дөньядан аерылып яши алмыйбыз. Барыбыз да зур бер казанда һәм ул үзенчә кайный.

Шоубизнес дигән күренеш татар эстрадасын юкка чыгарды дисәк, килешәсезме?

– Килешми чара юк. Акча идарә иткән заманда яшибез. Хәзер артист дигәне үзе яза, үзе җырлый, үзе бии. Ә тамашачы шуны сәнгать дип кабул итә. Без радиодан «Мадам Баттерфляй», «Аида» операларының татарча вариантын тыңлап үстек. Хәзер андый тәрбия алып барылмый. Дөрес, техник яктан сәнгать тә, спорт кебек үк, үсә, үзгәрә, катлаулана бара. Әйткәнемчә, шул катлаулылыкларны күтәрерлек егет-кызлар да җитәрлек. Әмма алар җәмгыятькә кирәкми. Шуңа күрә консерватория белемлеләр дә ничарадан бичара такмакны сайлый.

Килер заман: такмакта үскән буын безнең чыгышлардан көлеп утырыр. Милләтне бетерер өчен, сәнгатен бетерергә кирәк, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Ул – бик зур көч. Бер генә депутат та, бер генә корал да сәнгать кебек тәэсир итми, ул гына дуслаштыру-татулаштыру кодәртенә ия. Туфан абый Миңнуллин әйткән иде бит әле: «Спорт, спорт дисез, футболдан чыгалар да бер-берсен үтергәнче сугышалар. Ә театрдан чыгып сугышканнарын күргәнегез бармы?» Хак сүзләр бит!

Репертуар сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

– Бонапарт, дәүләт эшлеклесенең йөрәге башында булырга тиеш, дигән. Йөрәк һәм баш белән уйлаганда төпле репертуар тупларга була. Зилә Сөнгатуллина әйтүенчә, җырчыга иң беренче чиратта акыл кирәк. Бер студент турында: «Материалы бар, үсәрме икән бу?» – дип сораган идем. Зилә: «Үсмәячәк, грамотасы юк», – диде. Шулай булды да. Репертуар сайлаганда үзеңне шәхес буларак әзерләргә кирәк. Бүген ашадым-эчтем, чабып йөрдем генә түгел, синнән соң нәрсә кала – әнә шуны кайгыртырга кирәк. Син – нинди милләт баласы? Әти-әниең кем, нәселең нинди – репертуар әнә шуны чагылдырырга тиеш. Бәлкем син Мәрҗаниләр нәселеннән чыккансыңдыр, ә репертуарың шырдый-бырдыйдан тора. Кызганыч, андыйлар да бар.

Мин инде, бездә әле иман бар, дип сөенәм. Рус эстрадасын карагыз: анда да бит русча җырлаган кеше бетеп бара. Бөтен конкурслары инглиз телендә. Ул ниндидер бер чир кебек. Коронавирус килеп чыкты да, кешеләр саклану өчен битлек киеп йөри башлады. Сәнгатькә битлек кидертеп булмый. Шуңа чирли дә инде ул.

Эстрадада киенү рәвеше дә еш тәнкыйтьләнә. Сезнең исә образларыгыз үзенчәлекле. Аларны кем уйлап чыгара?

– Үзем уйлаштырам инде шунда. Бала вакыттан нужа тегәргә өйрәтте. Мин бит – энекәшләремә 13 яшемнән әти-әни урынына калган кеше. Оекбаш бәйләргә, әбигә күлмәк тегеп бирергә дә туры килде. Ә сәхнә костюмы ул – үзе бер сәнгать. Минем иҗатыма кайтсак, костюм ул – иҗатымның дәвамы. Аны уйлап табу өчен табигый сиземләү дә, матурлыкны күрә, аңлый, тудыра белү дә кирәк.

Мәскәү егете булып үссәгез, язмышыгыз нинди булыр иде икән?

– Мин аны әнкәйгә дә әйткәнем бар иде. Уенын-чынын бергә кушып: «Алып кайтмаган булсагыз, рус телле җырчы булган булыр идем, йөрмәгән булыр идем тирес башында җырлап», – дидем. «Картаймышлы көнемдә, тегеләрен үстергәнсең, ә мине калдырып кайткансың, дип каршыма килерсең дип курыктым», – диде. Әле ярый алып кайтканмын, дип шөкрана кылып яшәде. Минем тәрбиядә яшәде, шөкер. Минем бернинди үкенечем юк. Яшисен яшәдем, авырыйсын авырдым, тереләсен терелдем, җырлыйсын җырладым. Ходай Тәгалә ярдәм итте, юлымда яхшы кешеләр очрап торды.

Беренче операциягә 28 яшемдә кердем. Шунда Мәскәүдә бер кибеттә эшләгән хатын, минем өчен чын күңелдән теләк теләп, үзенчә яхшылык эшләптер инде, чукындырып калды. Операциядән чыкканны да көтеп алды.

Язмышыгыз бик гыйбрәтле. Начар авыруны да җиңгәнсез. Шундый чир белән көрәшүчеләргә үз мисалыгызда нинди киңәш бирер идегез?

– Вакытны сузарга ярамый. Сырхау барын телә торып яисә шикләнә торып, табибка бармау – бик зур хата. Авыру ул сигнал бирә, аңа игътибар итәргә кирәк. Медицина хәзер көчле. Әмма… Тагын шул проблема инде, тармак технологик яктан үссә дә, кадрлар кытлыгы бар. Чөнки уку түләүле. Түләүлегә «икеле»гә укучы да керә ала. Түләүле клиникада бер табибтан: «Син икелегә укыдыңмы әллә?» – дип сораганым да булды. Нишләптер җавап бирмәде. Димәк эзенә басканмын.

Яман шеш авыруын яшьли белдем. Шуннан мин авырырга тиеш түгел, әле яшисем, җырлыйсым, балалар үстерәсем бар, дигән үҗәтлек кузгалды. Аңа карап кына исән калып булмый торгандыр, әмма мин әнә шундый оптимист, җилбәзәк булдым. Начар уйларга бирелмәү дә ярдәм иткәндер дип уйлыйм.

Шәһәрме, авылмы кайсы якынрак?

Шәһәр кешесе булганга, җавап бирү авырдыр.

– Әгәр язмышымда авыл булмаса, мин мондый җырчы була алмас идем. Моңны миңа авылым, әти-әнием бирде. Алар шул туфрактан чыкканга, авыл мохите, тәрбиясе, иман, дога кечкенәдән күңелгә иңгәнгә мин менә шушындый булып җитешкәнмендер. Иң сәламәт геннар – авылдан. Ул миннән беркайчан да чыкмаячак. 50 ел Казанда яшим, аны дөньяның иң матур каласы саныйм һәм Казансыз тора алмыйм. Әмма мин – авыл баласы. Үзем шәһәрдә булсам да, күңелем авылда яши.

Бер интервьюда «үз исемемнән 22 яшемдә генә оялмый башладым» дигәнсез, сәбәбе нәрсәдә?

– Шундый исем кушканга гомер буе әтигә үпкәләп яшәдем. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны, аның андый исем кушуы бер караганда табигый да. Фердинанд исеме кыю, курку белмәс дигәнне аңлата. Әнием, вафатына берничә ел кала гына: «Сиңа исемне мин сайладым», – дип әйтте. Мәскәүдә күршедә Фердинанд исемле малай булган, шуннан күреп сайлаган икән. Нишләптер филармониядә дә исем белән эндәшмәделәр. Илһам абый Шакиров я улым, я Сәлах дип эндәшә иде. Әлфия апа Авзалова да, Сәлах дип йөртте. «Мин Сәлах түгел, мин Фердинанд», – дигәч, «Кем кушкан сиңа бу эт кушматын?» – ди иде, кулын селтәп. Үзем дә 22 яшемә кадәр исемемне әйтергә оялып йөрдем. Бик чибәр, Хәмзә исемле энем бар иде. Аны бөтен авыл яратты. Безнең икебезгә бер исем – Хәмзә булды. Татар авылында Фердинанд исеме хәтердә дә калмый, колакны да ерта, күрәсең, шуннан исемемне «онытканнар»дыр. Фердинанд исеменә армиядә ияләштем. Анда Алексеевск районыннан адаш белән хезмәт иттек. Кирәк бит, аның да апасы Фирдәвес исемле, минеке дә. Икебез дә – гаиләдә икенче балалар. Гаиләдәге төпчек балалар да бер исемдә иде. Шунда исемемә ияләшеп кайттым.

«Үзең бүләк» җырына карата фикерегез нинди?

– Ул заманында үтүктән генә яңгырамады инде, кайда да шуны җырлаттылар. Бу җырдан үзем дә арып киттем шикелле. Тапшыру әзерләгән радиожурналистлар: «Зинһар, ул җырыңны җырлама, 30 ел буе тыңлап туйдым», – диләр. Ә концертта шул җырны сорыйлар. Җырламасаң, шуның өчен генә килдем, ә син төшереп калдыргансың, дип үпкәлиләр.

Филармония ул

изге җир. Консерваториягә дә без Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек җырчы булырга дип килдек. Дөньяда Паваротти дигән җырчы, Ла-Скала дигән театр барлыгын белмәдек. Илһам Шакиров авылга каян килә? Габдулла Тукай исемендәге филармониядән. Филармония безнең өчен кечкенәдән илаһи затлар эшли торган урын булды. 1981 елда Римма Ибраһимова белән беренче гастрольгә чыгып киттем. Шуннан соң инде кырык елдан артык вакыт узып китсә дә, филармония сүзе әле дә нык тәэсир итә.

Инде теләгемә ирештем дигәндә генә тавышыгыз өзелгән булса?..

– Андыйлар да бик күп. Минем коткаручым – остазым Зөләйха Хисмәтуллина булды. Табибка да бит җитәкләп алып барды. Колагына: «Иң яраткан укучым», – дип пышылдады. Шуннан Мәскәү, операция. Мең тапкыр әйткәнем бар, хәзер дә кабатлыйм: минем өстемдә дога күп, шуңа исән калганмындыр. Өч әби белән үстем. Әни белән әтинең әниләре һәм караучысыз калган, үзебез тәрбиягә алынган күрше әби белән яшәдек. Алар һәрвакытта миңа теләк теләде. Мин алар янында бөтерелеп үстем. Ул чакта нишләп гел теләк тели икән болар дип аптырасам, хәзер үзем шундыйга әйләндем. Шул догалар коткаргандыр дип уйлыйм. Бу табигый! Кешегә теләгән теләк ул материальләшә. Кеше ихластан сиңа теләк тели икән, ул сиңа килә.

Мөмкин булса, тормышыгызда нәрсәне үзгәртер идегез?

– Бернине дә үзгәртмәс идем. Мин кадерсезләнмәдем. Үземне кадерсезләргә ирек бирмәдем.

Халык хәтере кыскамы?

– Халык үзе дә кимеп бара бит ул. Хәтере белән бергә, үзе дә китеп бара… Әмма онытылды дип бер шәхесне генә дә әйтә алмыйбыз. Инде оныттык дигәндә, Исхакый да кайтты бит! Җитәр шундый заман: кинәт кенә тагын бер олпатыбыз калкып чыгар. Яшәешнең кануннары шундый.

 


Фикер өстәү