Рөстәм Миңнеханов: Хәзер иң актуаль тема — юлларны кардан чистарту

Бүген республика шәһәрләре һәм районнары тормышында иң актуаль тема — юлларны һәм квартал эчендәге юлларны, җәяүлеләр зоналарын кардан арындыру. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Киңәшмә республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Быел «Халык контроле» системасында урам-юл челтәре объектларын тоту мәсьәләләре буенча 6674 хәбәрнамә бастырылган, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, бу узган елдан ике тапкырга артык.

«Һава торышы-климат шартларының булуы аңлашыла, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Әмма кешеләр тротуарлардан һәм юллардан файдаланырга тиеш бит. Мөрәҗәгатьләрнең иң күбе – Казан (3305), Чаллы (1145), Түбән Кама (279), Зеленодольсктан(234), Бөгелмә, Әлмәт, Биектау районынан. Иң мөһиме, барлык хәбәрләрнең үтәлеше 37% тәшкил итә. Казанда, Чаллыда, Түбән Камада хәл ителмәгән мәсьәләләр күп».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук температураның үзгәрүе күп фатирлы торак йортларның һәм биналарның түбәләреннән кар массалары һәм бозлар төшү очракларына йогынты ясавын билгеләп үтте. «Түбәләрдә кар туплану, боз сөңгеләре – болар барысы да гражданнар өчен куркыныч тудыра. Казанда Ботаника урамындагы түбәләрдән кар төшү билгеле. Кулагин урамында машина йөртүчесе булган машинага кар өеме төшә һәм аны җәрәхәтли. Без әлегә кар чистартылмаганын һәм җылытып җибәрсә, биналар һәм корылмалар өчен дә куркыныч булачагын аңлыйбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов, сүз зур шәһәрләр турында бара, шул ук вакытта авылда кар тагын да күбрәк, дип ассызыклады. Ул һәр торак пунктта яшәү өчен шартлар булдырырга кушты. «Азык-төлек китерелергә, кешеләр бер җирдән икечесенә йөрергә, укучылар мәктәпләргә йөрергә тиеш, чүп-чар чыгарылырга тиеш Боларның барысын да тәэмин итәргә тиешбез. Һәр торак пунктта тормыш эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәк», — диде Татарстан Рәисе.


Фикер өстәү