Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә кар чистарту хисапларында республиканың авыл торак пунктлары турында мәгълүмат булмавына игътибар итте. Видео республика җитәкчесе порталында чыкты.
«Анда да безнең кешеләр яши. Азык-төлек кайтару, мәктәпкә йөрү, чүп-чар җыю <…> . Мин һәр торак пунктта яшәү өчен минималь шартлар тәэмин ителергә тиеш дип саныйм», — диде Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген юллардан һәм квартал эчендәге юллардан, җәяүлеләр зоналарыннан кар чистарту Татарстан шәһәрләре һәм районнары тормышында иң актуаль тема булып тора.