Махсус хәрби операция турында тәүге фильм төшерелгән

“Институт Развития Интернета” коммерциясез оешмасы ярдәмендә “20/22” дигән исемдәге нәфис фильм төшерелгән.

Махсус хәрби операция башлануга багышланган тәүге нәфис фильм бу. Анда ике төп герой – Даниил һәм Алисаның тормышы күрсәтелә. Фильмда бу вакыйганы яшь буынның ничегрәк кабул итүе, аларны нинди карарларга һәм адымнарга этәрүе тасвирланган.

Фильм 45 көн дәвамында Мариуполь, шулай ук Мәскәү шәһәрләрендә, Мәскәү һәм Ростов өлкәләрендә төшерелгән.

Фильмның рәсми премьерасы быел февраль аенда булачак.

2024 елның 22 февралендә Мәскәү шәһәрендә премьерасы алдыннан күрсәтеләчәк.
23 февральдә: Беренче каналда һәм 1TV онлайн-платформасында фильмның беренче һәм икенче серияләре;
24 февральдә: Беренче каналда һәм 1TV онлайн-платформасында өченче һәм дүртенче (соңгы) серияләре күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү