Президентны сайлау бюллетенендә 4 кандидат күрсәтеләчәк

Бүген Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Президентны сайлау бюллетеньнәрендә 4 кандидатның күрсәтеләчәге турында карар ителгән. Бу хакта комиссия башлыгы Элла Памфилова белдергән, дип яза “Реальное время”.

Шулай итеп, ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий, КПРФ әгъзасы Николай Харитонов, бүгенге дәүләт башлыгы, үзен-үзе тәкъдим иткән Владимир Путин, “Новые люди” партиясе әгъзасы Владислав Даванков Президентыкка кандидат булган.

Ә менә Сергей Малинковичны (“Коммунисты России”) һәм Борис Надеждинны (“Гражданская инициатива”), шулай ук Рада Русских һәм Анатолий Баташевны сайлауда катнашуга теркәүдән баш тартканнар.


Фикер өстәү