“Бик уңышлы килеп чыгачак бу”: “Мәскәүдә “Интервидение”гә әзерләнә башлаганнар

Россиядә “Интервидение” үткәрүгә әзерлек эшләре башланган. Тышкы эшләр министрлыгы оештыручыларга халыкара элемтәләрне җайга салырга ярдәм итә. Ведомствоның гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Александр Алимов “РИА Новости” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Министрлык бәйгене оештыручыларга әлеге чарада катнашуга чакырылган илләр белән элемтәләрне җайга салуга ярдәм итә”, – дип белдергән ул. Алимов шулай ук чарага карата зур кызыксыну күрсәтелүен билгеләп үткән. Аның әйтүенчә, чит илләрдән артистлар җәлеп итү мәсьәләсе белән актив төстә шөгыльләнәләр һәм Мәскәүдә моның бик зур уңыш белән төгәлләнәчәгенә ышаналар.
Департамент директоры сүзләренә караганда, Пекин Кытайның “Интервидение”дә катнашуына җавап бирәчәк вәкилен билгеләгән дә инде. Мәскәү бәйгедә катнашырга ниятләүче башка дәүләтләрдән дә шундый ук адымнар көтә, дигән Алимов.
Исегезгә төшерәбез:, узган елның ноябрендә Россиядә “Евровидение”гә алмашка “Интервидение” пәйда булачагы турында белдерелде.


Фикер өстәү