Чана белән барасың, телевизор алып кайтасың

10 февральдә Мамадышта «SUNNYФест» VIII Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак. Бирегә төрле җирләрдән 20 команда һәм меңләгән тамашачы җыелачак.

Быелгы фестивальгә Россия Герое Рәсим Баксиковны да чакырганар.

Казан, Чаллы, Мамадыш, Байлар Сабасы, Питрәч, Ульяновск, Әгерҗе, Чистай, Лаеш районнары командалары фестивальдә катнашу өчен гаризалар биргән инде.
Быел фестиваль кунакларын чана ярышларыннан тыш, итекле хоккей, боланда йөрү, күргәзмәләр һәм фотозона көтә. Мамадышның кунакчыл халкы чарага килүчеләрне балык ашы, ботка һәм коймак белән сыйлаячак. Оештыручылар лотерея уйнатырга һәм телевизор бүләк итәргә җыеналар.


Фикер өстәү