Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе башлыгы Әсгать Сәфәров «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының республикадагы төбәк бүлеге рәисе итеп сайланды. Җәмгыятьнең гомуми җыелышында шундый карар кабул ителде.
Әлеге вазыйфага Әсгать Сәфәров кандидатурасын Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәкләр сәясәте департаменты директоры Аяна Шойгу тәкъдим итте. Ул Сәфәровның нәтиҗәле җитәкче булуын әйтте.
Хәрби-тарихи җәмгыятьнең төбәк бүлеге әгъзалары Әсгать Сәфәров кандидатурасын бертавыштан хуплады.