Татарстанда үтерү, урлау һәм талау очраклары кимегән

Узган елда үтерү, талау максатында һөҗүм итү, урлау һәм талау очраклары кимегән. Җинаятьләрнең кайбер төрләре буенча соңгы 30 елда иң түбән күрсәткечләргә ирешелгән.

Татарстан буенча эчке эшләр министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Соколов алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле беренче утырышында шул хакта сөйләп үткән.
Аның әйтүенчә, 2020 елда республикада 37 меңнән артыграк шундый җинаять очрагы теркәлсә, 2023 елда әлеге күрсәткеч 28 меңнән аз гына күбрәк тәшкил иткән.
Республикада үтерү очраклары – 13,4 процентка, талау максатында һөҗүм итү – 14,7 процентка, талау – 19,5, урлау очраклары – 13,6 процентка кимегән.


Фикер өстәү