«Киләчәк Уеннары» вакытында транспорт хәрәкәте нинди булачагы турында аңлаттылар

 «Киләчәк Уеннары» фиджитал-турнирында катнашучыларны йөртү өчен 282 маршрутта 400 транспорт берәмлеге җәлеп ителәчәк. Бу хакта матбугат очрашуында әйттеләр.

Кунакларның төп өлеше аэропортка туры килә, әмма ул үзгәрешләрсез, элекке режимында эшен дәвам итәчәк. Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Марат Хисаметдинов шулай дип хәбәр итте.

⁃ Уеннарның төп көннәрендә аэропорт 80 халыкара һәм даими рейс кабул итәчәк, – диде ул.

400 транспорт берәмлегенең 95е туристлар өчен, тагын 60 берәмлек — махсус брендлы микроавтобуслар.

⁃ Әгәр дә сез шәһәрдә шундый транспорт күрәсез икән, аларны юлларда үткәрергә тырышыгыз, — дип мөрәҗәгать итте юлда йөрүчеләргә Марат Хисаметдинов.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, бу турнирны үткәрү шәһәр халкының гадәти тормышына берничек тә комачауламаячагын билгеләп үтте.


Фикер өстәү