Кытай министры: Кытай һәм Россия бергә глобаль тотрыклылыкка ярдәм итә

Кытай һәм Россия дөньяда тотрыклылыкка ярдәм итә, дип белдерде Кытай тышкы эшләр министры Ван И куркынычсызлык буенча Мюнхен конференциясендә чыгыш ясаганда.
«Кытай һәм Россиянең мөнәсәбәтләре… ике илнең гомуми мәнфәгатьләренә җавап бирә», — дип аның сүзләрен китерә ТАСС.
Ван И Россия-Кытай мөнәсәбәтләре шулай ук Азия-Тын океан төбәгендә һәм дөньяда стратегик тотрыклылыкка ярдәм итә, дип билгеләде.

Фикер өстәү