Владимир Путин бу атнада Казанга киләчәк

Россия Президенты Владимир Путин Казанда «Киләчәк уеннары»н ачуда катнашачак, дип көтелә. Бу хакта журналист Павел Зарубин үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

Ярышлар Татарстан башкаласында 21 февральдә башлана, алар 3 мартка кадәр дәвам итәчәк. Турнир үзендә классик спорт һәм киберспорт элементларын берләштерәчәк.


Фикер өстәү