Айморат хәзрәт Хаҗиев: Ахырзаманны якынайта торган галәмәтләр инде күренә башлады

Кыямәт көнен башкача «хисап көне», «хөкем көне», «карар көне», «туплану көне» дип атыйлар. Коръәндә бу көндә буласы вакыйгалар гаять куркыныч итеп сурәтләнә. Кыямәт көне кайчан булыр? Бу көннән кем дә булса котыла аламы?

Кызыксындырган сорауларга «Әл-Мәрҗани» мәчетенең икенче имамы Айморат хәзрәт Хаҗиев җавап бирде.

 

– Ил-көндәге хәлләргә карап, җәмгыятьнең үзгәрүен күзәтеп, ахырзаман якыная, дип әйтә алабызмы инде, хәзрәт?

Кыямәт көне мәсьәләсе бик киң һәм зур ул. Аның нечкәлекләре күп. Иң элек, шуны әйтик: Кыямәт көненең кайчан киләсен без белмибез. Бу бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле. Кайбер риваятьләрдә ул җомга көнне булыр дип әйтелә. Ахырзаман ук булмаса да, аны якынайта торган галәмәтләр инде күренә башлады.

Кыямәт мәхшәрләреннән кем дә булса котыла алырмы?

Пәйгамбәребез (с.г.в.) үз хәдисләрендә адәм баласына, Аллаһы Тәгаләдән Кыямәт көне фетнәләреннән сакласаң иде, дип сорарга куша. Кыямәт көне – адәм баласы өчен авыр көн. Риваятьләрдә әйтелгәнчә, Кыямәт көне мәхшәрен Раббысына ышанып, Аллаһы Тәгаләгә якын булган кешеләр күрмәс.

Хәдисләрдә духан төтене турында сүз бар. Күңелендә иман булган кешеләрнең җанын шул төтен алыр һәм Аллаһы Тәгалә мәхшәрдә аларны шулай коткарыр диелә.

Кыямәт җиткәч, һәр кешегә биш төрле сорау бирәчәкләр, ди. Бу нинди сораулар?

Үлгәч, Мөнкир белән Нәнкир фәрештәләр бирә торган сораулар белән бутарга кирәкми боларны. «Шул биш сорауга җавап бирмичә,  Ахырзаман көнендә адәм баласының аягы урыннан кузгалмас», – диелә хәдисләрдә. Беренче сорау болайрак: «Гомерең ничек узды? Бу гомереңне нәрсәгә багышладың?» Ягъни, башка риваятьләрдә күренгәнчә, «без сезгә динебезне, китапларны җибәрдек, сез алар белән нишләдегез?» дигән мәгънәдә. Кеше гомерен яман юлда үткәргәнме, яхшылык кылганмы – барысы да билгеле булыр.

Икенче сорау: «Яшьлегеңне ничек уздырдың?» булыр. Кайвакыт адәм балалары яшьлектә кылган гөнаһларын «яшь чак – юләр чак» дигәнгә сылтап калдыра. Бу, әлбәттә, Кыямәттә «отмазка» була алмас. Яшьлектә булган энергияне, көчне нәрсәгә юнәлдергәнбез – моңа җавап тотасы булачак.

Өченче һәм дүртенче сораулар дөньялыкта нинди юллар белән мал табуыңа, аны нәрсәгә сарыф итүгә бәйле булачак. Ягъни ул хәләл гамәлләрме, әллә инде хәрам гамәлләрме – шунысы соралачак.

Бишенче сорау: «Бу дөньяда яшәгәндә нинди гамәлләр кылдың?» дигән сорау булыр. Ягъни намаз укыдыңмы, изге эшләр эшләдеңме.

Кыямәт көнендә нинди күренешләр булачак? Аларны ничек тасвирлап була?

Адәм баласы бу көнне үзенең никадәр гөнаһ һәм яхшылык эшләвен уйлап, санап уздырыр.  Пәйгамбәребез, бу көнне барча кеше ялангач булыр, ди. Гайшә анабыз моны ишеткәч: «Йә, Рәсүлем! Башка ирләр миңа карар бит», – дигән. Пәйгамбәребез исә: «Ул вакытта кешенең кешедә эше булмас инде», – дип җавап кайтарган.

Коръән сүрәсендә: «Ул көндә һичкем һичкемгә ярдәм кылырга, файда итәргә тырышмас, һәркем үз хәле белән мәшгуль булып кайгыда булыр», – диелә. Әнисе, баласы янына килеп, миңа бер изгелеңне бир әле, дияр. Бала, ул минем үземә кирәк, дияр. Аннары ир хатыны янына барыр, аңардан да бер изгелеген бирүен сорар. Анысы да, үземә кирәк, дияр. Ул көндә ата үз улының гөнаһын өстенә алмас һәм киресенчә.

 

Кыямәт көне якынлашуның галәмәтләре

Уртанчы галәмәтләр:

вакытның тиз үтүе;

балаларның ата-аналарына итагать итмәүләре;

мөселманнар арасында булган низаглар;

зина, эчкечелек арту;
сугышлар арту;
кешенең ояты, гыйлеме бетү;

хатын-кызлар саны арту.

 

Олы галәмәтләр:

Гайсә галәйһи вә сәлләмнең, Дәдҗалның, кеше башлы хайван Дәббәнең, Йәэҗүҗ вә Мәэҗүҗнең җир өстенә килүе, кояшның мәгърибтән чыгуы.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бу галәмәтләр муеннан өзелеп төшкән мәрҗән бөртекләре кебек берсе артыннан берсе тиз килер», – ди. Хәтта кулына ризык тоткан кеше аны кабарга да өлгермәс, диелә.


Фикер өстәү