Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара турнирының тантаналы ачылышы бара. Чарада Россия Президенты Владимир Путин һәм башка ил җитәкчеләре, чит ил кунаклары катнаша.
Уеннар 3 мартка кадәр дәвам итәчәк. Башкалага 100 дән артык илдән 2 меңнән артык спортчы килде.