Россиянең спорт министры Олег Матыцин «Киләчәк уеннары» турнирына карата кызыксыну зур булуын билгеләп үтте.
— Бик күңелле мохит. Уеннарга кызыксыну сизелә, — диде ул.
Спорт министры әйтүенчә, ярышлар мавыктыргыч узачак.
— Россия кабат үзенең ачык булуын күрсәтте. «Хәерле сәгатьтә» диясе килә, авыр булуга карамастан, Россия үзенең нинди икәнен күрсәтә, — диде ул.