Бүген «Казан Экспо» үзәгендә фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова белән очрашу узачак. Очрашу «Киләчәк уеннары» халыкара турниры кысасында ачылган «Киләчәк шәһәре»ндә була.
Спортчы кыз белән автограф-сессия дә узачак. Очрашу 13.30 сәгатькә билгеләнгән. Аның белән очрашырга теләүчеләр «шәһәрчекнең» 2нче павильонына килә ала.