«Киләчәк уеннары»н ел саен уздырырга тәкъдим иттеләр

«Киләчәк уеннары» халыкара турниры ел саен узарга мөмкин. Бу хакта журналистлар белән очрашуда турнир җитәкчесе Игорь Столяров әйтте.

– Әлеге ярышларны елына бер тапкыр уздырсак, яхшы булыр иде. Кызыксынуны исәпкә алып, «Киләчәк уеннары»ның дисциплиналарында да үзгәрешләр булуы мөмкин, – дигән Игорь Столяров, дип яза ТАСС.


Фикер өстәү