Миңнеханов Путинга: «Беркайчан да моның кадәр төзегәнебез юк иде»

Татарстан барлык федераль программаларда актив катнаша. Казандагы очрашуда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга шулай дип белдерде, дип яза “Татар-информ”.

Рәис сүзләренә караганда, узган елгы йомгаклар буенча Татарстанда уртача гомер озынлыгы 75 яшь тә 3 ай тәшкил иткән.
“Торак буенча бик зур программабыз бар. Моның кадәр беркайчан да шуның кадәр күп төзегәнебез юк иде: 2 миллион 936 кв м торак мәйданын сафка бастырдык. Әле кайчан гына 2 миллион турында хыялланып яшәсәк тә. Республикабызда 4 миллионнан артыграк турист булып китте”, – дип санап үтте төбәк башлыгы республиканың узган елдагы казанышларын.

“Ил буенча да шуның кадәр күп төзегәнебез юк иде”, – дип елмайды Владимир Путин, рекордлы федераль күрсәткечләрне искә төшереп.

Узган елда Татарстанда 4161 объект төзекләндерелгән һәм реконструкцияләнгән. Бу максатка федераль һәм республика бюджетларыннан 158 миллиард сум бирелгән.
“Торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын модернизацияләү программасы, мәктәпләр буенча, спорт буенча программалар булдырылуга рәхмәтлебез: аларның барысы буенча да катнашабыз”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
«


Фикер өстәү