Владимир Путин М12 федераль трассасын барып күрде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанга эшлекле сәфәре барышында логистик автомобиль компанияләре җитәкчеләре һәм йөк машиналары йөртүчеләр белән очрашты. Очрашу Казан янында М12 «Көнчыгыш» трассасы башланган урында, юл сервисының күп функцияле зонасында узды. Бирегә Владимир Путин «КАМАЗ» машинасында, рульгә үзе утырып килде.

Очрашу алдыннан «Автодор» Дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко һәм Халыкара транспорт йөртүчеләр ассоциациясе генераль директоры Андрей Курушин дәүләт башлыгына юлны үстерү турында сөйләде. Федераль трасса Мәскәү, Казан, Екатеринбург һәм Төмәнне тоташтырачак һәм Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр «Россия» транспорт маршрутының нигезе булачак, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.


Фикер өстәү