«Казан Экспо»дагы «Киләчәк шәһәре»ндә футболчы Андрей Аршавин белән очрашу узачак

«Казан Экспо»дагы «Киләчәк шәһәре»ндә танылган футболчы Андрей Аршавин белән очрашу узачак. Ул автографлар да таратачак.

Футболчы «Футбол для дружбы» проекты кысасында матч уздырачак. Аннан исә теләге булган һәркемгә автограф бирәчәк. Очрашу 16.00 сәгатьтә узачак.

Искәртеп үтик: «Казан Экспо»дагы «Киләчәк шәһәре»нә бару өчен билет кирәкми. Анда теләгән һәр кеше керә ала. Шәһәрдән бушлай шаттллар йөри.


Фикер өстәү