Рөстәм Миңнеханов Филиппин Республикасының Россиядәге илчесе белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Филиппин Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Игорь Гарлит Байлен белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда ике арадагы хезмәттәшлекне үстерү, икътисадның төрле тармакларында булган элемтәләрне ныгыту турында сөйләштеләр.

Бу – Игорь Гарлит Байленның Казанга беренче визиты. Филипинн делегациясе Татарстанга «Киләчәк уены» турнирында катнашу өчен килгән. Игорь Гарлит Байлен «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасының зурлыгын, шулай ук Татарстанга хас булган милли кунакчыллыкны билгеләп үтте.

Илче Казанда шулай ук Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгының бердәм презентация үзәгендә булды, республиканың инвестицион потенциалы белән танышты.


Фикер өстәү