«Киләчәк уеннары»на билетлар сатылып беткән

Казанда уза торган «Киләчәк уеннары» халыкара турнирына билетлар сатылып беткән. Бу хакта проект җитәкчесе Игорь Столяров белдерде.

— Билетлар 100 процент сатылып бетте. Без бераз билет өстәргә кирәк дигән карарга килдек. Димәк, без билетларны йөз проценттан артык сатачакбыз, — диде ул. — Мондый турнир өчен без чыгарган билетлар әллә ни күп тә түгел әле ул. Күпчелек тамашачылар — онлайнда.

Уеннар 3 мартка кадәр давам итә. «Казан экспо» да «Киләчәк шәһәре» эшли. Анда теләгән һәркем килә ала. Керү — бушлай.


Фикер өстәү