Путин Вячеслав Лебедевның үлеме белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерде

Россия Президенты Владимир Путин РФ Югары суды рәисе Вячеслав Лебедевның туганнары һәм якыннарының, шулай ук бөтен судьялар бергәлегенең кайгысын уртаклаша. Бу хакта 24 февральдә Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.

«Владимир Путин Югары суд рәисе Вячеслав Лебедев вафатына бәйле рәвештә аның туганнары һәм якыннарының, шулай ук бөтен судьялар җәмәгатьчелегенең тирән кайгысын уртаклашты», — диде Песков журналистлар белән әңгәмәдә.

Лебедев 23 февральдә 81 нче яшендә вафат булды. Җирләү көне әлегә хәбәр ителмәде.


Фикер өстәү