Бер көтү урам эте биш яшьлек баланы аздан гына талап үтермәгән

Бу хәл Иркутск өлкәсенең Шелехово шәһәрендә килеп чыккан.

Иркутск өлкәсенең Шелехово шәһәрендә бер көтү урам эте биш яшьлек малайга һөҗүм иткән. Бу хакта RT басмасы яза.

Бала йорт яныннан берничә метр ераклыкта барганда, аңа берничә эт ташланган. Малайның әнисе бу хәлне күреп, тиз генә “Ашыгыч ярдәм” чакырткан.
Сабыйны кул-аяклары җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатканнар.

“Эшкә салкын карау һәм иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү