Ике ай элек югалган 11 яшьлек кызның мәетен тапканнар

Бала югалу очрагы буенча җинаять эше кузгатканнар.

Псков өлкәсендә ике ай элек югалган 11 яшьлек кызның үле гәүдәсен тапканнар. Бу хакта “ТАСС” Россия Тикшерү комитетының Псков өлкәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып, яза.
Мәктәп укучысы 2024 елның 1 гыйнварында Порховское районы Полоное авылында югалган. Полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар аны ике ай буе эзләгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре баланың мәетен үзе яшәгән авыл тирәсеннән эзләп тапкан.

Фаҗига булган урында тикшерүчеләр эшли, баланың үлеме сәбәбен ачыклау өчен берничә экспертиза билгеләнгән.
Баланың үлемен тикшерүне Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин шәхсән үз контроленә алган.


Фикер өстәү