Рамил Муллин: вакытлыча машина кую урыннары төзергә кирәк

Түбән Кама шәһәре районы башлыгы Рамил Муллин “Безнең ишегалды” программасы кысасында, халыктан килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, вакытлыча машина кую урыннары төзергә кирәк, дигән фикер әйтте.

Билгеле булганча, әлеге программа 2020 елдан бирле тормышка ашырыла. Шул вакыттан бирле 34 миллиард сумлык эш башкарганнар. Республикадагы 4,4 меңгә якын ишегалды төзекләндерелгән.

Ишегалдын тәртипкә китерүчеләрдән халык күбрәк нәрсә сораганы да билгеле. Баксаң, машина кую урыннары җитми. Бу форсаттан, Рамил Муллин мәсьәләдән чыгу җаен тәкъдим итте.

– Түбән Камада ишегалларында вакытлыча машина кую урыннары төзи башларга телибез. Ягъни, асфальт салмыйсың, җиргә бераз ком түшисең дә, өстенә вак таш җәясең. Югыйсә, халык машинаны кайда куярга дип аптырый. Бөтен кешенең дә берәр миллион сумга “парковка”да урын сатып алу мөмкинлеге юк бит. Безгә барыбер җәмәгать транспортын үстерергә кирәк. Киләчәктә ишегалларында машина кую урыннарының кирәге калмаса, вак ташны җыеп алырга да мөмкин, – диде ул.


Фикер өстәү