Татарстанда ишегалларында 2 мең чакрым озынлыктагы җәяүле юлы салганнар

Республикада 2020 елдан бирле тормышка ашырылучы “Безнең ишегалды” программасы кысасында 2 мең чакрымнан да артык озынлыкта җәүялеләр юлы салганнар.

– Бу – Казаннан Калининградка кадәр юл дигән сүз, – диде “Татар-Информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында “Безнең ишегалды” проектының кураторы Арина Петрова.

Билгеле булганча, әлеге программа кысасында күпкатлы йортларның ишегалларын рәткә китерәләр. 2020 елдан бирле 34 миллиард сумлык эш башкарганнар. Республикадагы 4,4 меңгә якын ишегалды төзекләндерелгән.

– Татарстанның 13 районында бу эш төгәлләнде инде, – диде Арина Петрова.


Фикер өстәү