«Өйгә кайту рәхәт. Хәзер ишегалдында тәртипне күз карасы кебек саклыйбыз»

24 миллиард сум. Соңгы тугыз елда Татарстанда иҗтимагый киңлекләр һәм ишегалларын тәртипкә китерүгә әнә шул кадәр акча тотылган. Әлеге эш алга таба дәвам итәчәк. Мәсәлән, быел республикада «Безнең ишегалды» программасы кысасында гына да 833 ишегалдын танымаслык булып үзгәртергә ниятлиләр. Татарстанда яшәүчеләр тирә-юньне төзекләндерүчеләрдән күбрәк нәрсә сорый икәне дә билгеле.

Түбән Камада яшәүче Гөлия һәм Алмаз Шәрәфиевләр тизрәк кар эреп беткәнне көтә: әле былтыр гына төзекләндерелгән ишегалларына куаклар утыртмакчы алар. Моның өчен интернет-кибеттән әллә ничә төп үсентегә заказ биргәннәр дә инде.

– Безнең ишегалдында балаларга уйнарга юньле-рәтле мәйданчык та юк иде. Былтыр «Безнең ишегалды» программасы кысасында аны танымаслык булып үзгәрттеләр, – ди Төзүчеләр проспектында яшәүче гаилә. – Өйгә кайту рәхәт. Хәзер ишегалдында тәртипне күз карасы кебек саклыйбыз. Күршеләребез белән алдан ук сөйләшеп куйдык, яз көне җәяүлеләр юллары тирәсенә куаклар утыртачакбыз. Безнең дә көч керсен.

Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне яңарту эше 2015 елдан бирле алып барыла. 2017 елдан бирле исә парклар һәм скверларны «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысасында да төзекләндерәләр.

– Соңгы тугыз елда республикада 398 иҗтимагый киңлек рәткә китерелде. Әлеге максаттан 23,9 миллиард сум акча тотылды. Бу акчаның зур өлеше  республика казнасына туры килә, – диде Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.

Былтыр гына да республикадагы 68 мәйданда 2,9 миллиард сумлык эш башкарганнар. Дөрес, төзедең дә бетте түгел. Министрның беренче урынбасары бу язда җиңне тагын да ныграк сызганырга туры киләчәген әйтте.

– Бу кышта ишеп яуган кар, шул исәптән, иҗтимагый киңлекләрдә дә су басуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә ачык һавада халык күпләп йөргән урыннарда тиешле чаралар күреләчәк. Кар эреп беткәч тә, тирә-юньне тагын бер кат тәртипкә китерергә туры киләчәк, – диде Алексей Фролов.

Быел 64 мәйданны яңартырга ниятлиләр. Моның өчен былтыргыга караганда азрак – 2,3 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Шул исәптән, Чаллыдагы 1950 нче елларда ук төзелгән «Яр буе» паркын төзекләндереп бетермәкчеләр. Әлеге ял урыны өчен генә дә 478 миллион сум акча тотылачак.

Әлмәт шәһәре һәм районы башлыгы Тимур Нагуманов фикеренчә, әлеге эш тирәлекне генә түгел, безне дә үзгәртә.

– Шул ук шәһәр урамнарын рәткә китергәндә дә, бу – яңа эскәмия куйдың да бетте дигән сүз түгел. Яңа иҗтимагый киңлекләр биредәге тормышны баштанаяк үзгәртә. Төзекләндерелгән урамнарыбыз көндез эш белән яшәсә, кичләрен һәм ял көннәрендә ял урынына әверелә, – дип сөйләде нефтьчеләр каласы җитәкчесе.

Татарстанда 2020 елдан бирле тормышка ашырылучы «Безнең ишегалды» программасы кысасында 2 мең чакрымнан да артык озынлыкта җәяүлеләр юлы салганнар инде. «Бу – Казаннан Калининградка кадәр юл дигән сүз», – диде проект кураторы Арина Петрова. Әлеге программа республикада яшәүчеләргә бигрәк тә якын, аның кысасында күпкатлы йортларның ишегалларын рәткә китерәләр. 2020 елдан бирле 34 миллиард сумлык эш башкарганнар. Республикадагы 4,4 меңгә якын ишегалды төзекләндерелгән. Татарстанның 13 районында бу эшне төгәлләргә дә өлгергәннәр.

– Без койма утырту яки шлагбаум урнаштыру белән шөгыльләнмибез. Ишегалдына яшеллек тә утыртмыйбыз, чөнки аны утыртып кына эш бетми, алга таба карап торырга да кирәк, – диде Арина Петрова.

Аның сүзләренә караганда, ишегалларында күбрәк зур чыгымнар таләп итә торган, күләмле эшләр башкарыла. Мәсәлән, барлык чыгымнарның 80 проценты юлларга таш түшәүгә туры килә икән.

Ишегалдын тәртипкә китерүчеләрдән халыкның күбрәк нәрсә сораганы да билгеле. Уйлап баш ватмагыз: һаман да шул машина кую урыннары җитми. Бу форсаттан Түбән Кама шәһәре районы башлыгы Рамил Муллин мәсьәләдән чыгу җаен да тәкъдим итте.

– Түбән Камада ишегалларында вакытлыча машина кую урыннары төзи башларга телибез. Ягъни асфальт салмыйсың, җиргә бераз ком түшисең дә өстенә вак таш җәясең. Югыйсә халык машинаны кая куярга дип аптырый. Бөтен кешенең дә берәр миллион сумга «парковка»да урын сатып алу мөмкинлеге юк бит. Безгә барыбер җәмәгать транспортын үстерергә кирәк. Киләчәктә ишегалларында машина кую урыннарының кирәге калмаса, вак ташны җыеп алырга да мөмкин, – диде ул.

 

Владимир ПУТИН, Россия Президенты:

– Илкүләм проектлар халык өчен бик тә мөһим. Алар илдә яшәүче гаиләләрнең иминлеген арттырырга, шәһәр мохитен, социаль өлкәне яхшыртуга хезмәт итәргә, бизнеска яңа мөмкинлекләр ачарга тиеш. Илкүләм проектларның максаты – нинди дә булса объектны төзү, кулланышка тапшыру яки ремонтлау гына түгел, алар ярдәмендә халыкны борчыган мәсьәләләр хәл ителергә тиеш.


Фикер өстәү