«Киләчәк уеннары» башланганнан бирле «Киләчәк шәһәре»нә күпме кеше килгәне билгеле

«Киләчәк уеннары» турниры кысасында сафка баскан «Киләчәк шәһәре»нә күпме кеше килгәне билгеле.

Уеннарның рәсми сәхифәләрендә хәбәр ителгәнчә, «Казан Экспо»дагы шәһәрчеккә 98 000 кеше килеп киткән. Шушы арада әлеге сан 100 меңгә тулыр дип өметләнә оештыручылар.

Искәртеп узыйк: «Киләчәк шәһәре»нә керү бушлай. Аңа махсус автобуслар да йөрү.

«Киләчәк уеннары» турниры исә 3 мартка кадәр дәвам итә.


Фикер өстәү