Бүген, 28 февраль көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез булачак. Көньяк-көнбатыштан искән җил 5-10 м/с кадәр җитәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәктә.
Көндез республикада һава температурасы -1…-6 градус тәшкил итәчәк. Казанда термометр баганалары 1…-3 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда бозлавык саклана.