Зур проблемалар: Көнбатыш – Россия кораллы конфликты мөмкинме?

Дөнья икътисадындагы проблемалар конфликтларның үсүенә һәм тирәнәюенә китерә. Европада фермерлар протесты тынмый. Шәһәр урамнарында печән төргәкләре, тирес өемнәре пейзажның аерылгысыз өлешенә әверелеп бара.

Поляк фермерлары, Украина ашлыгын Европага кертмәс өчен, гадәттән тыш адымга барды: тимер юл составын туктатып, ашлыкны җиргә бушаттылар. Моны эшләүчеләр кулга алынды, билгеле, һәм аларны 5 елга утыртырга җыеналар. Фермерларга каршы полиция күсәге куллану, аларны кулга алу әлегә тиешле нәтиҗәне бирми. Халыкара валюта фонды (МВФ), протест Европада азык-төлек бәяләрен күтәрергә мөмкин, дигән белдерү ясады инде. Финанс чиновниклары фикеренчә, европалы лидерлар проблеманың чишелешен тапмаса, бәя күтәрелү кискен булырга да мөмкин.

Проблемалар бер авыл хуҗалыгында гына түгел. Кризис сәнәгать тармакларын да эчтән кимерә. Европадагы эре алюмин җитештерүче Norsk Hydro компаниясенең финанс директоры Пола Килдемо квартал табышының ике тапкыр кимүен әйтә һәм хәзерге вазгыятьне Covid чорындагыга тиңли. Арзанлы ресурслар булмаганлыктан, хәзерге бәяләр белән алюминга ихтыяҗ юк һәм аны җитештерү зыянга. Иң мөһиме: кыска сроклы перспективада уңай берни дә көтелми.

Без газетабызда һәрвакыт искәртеп килдек: кризисның үткен фазасы башланганчы ук, аның чишелеше табылмаячагын әйттек. Чишелеш глобаль риба системасын җимереп, аның урынына гадел финанс вазгыяте урнаштырганда гына табылыр иде. Ләкин бу мөмкин түгел, чөнки барысы белән дә риба нәтиҗәсендә байлык туплаган катлау идарә итә. Алар үлгәнче каршылык күрсәтәчәк: планетаны зур сугышка тартып кертәчәк. Без күптән әйткән бу хакыйкать хәзер рәсми рәвештә һәр почмактан яңгырый. Бернинди сәбәпсез төбәк сугышлары маховигы әйләндерелә. Француз лидеры Макрон Париждагы конференциядә Украинага коры җир гаскәрләре җибәрү мәсьәләсе каралуын әйтте. Аның тел төбендә әлегә бу хакта рәсми килешү юк, әмма киләчәктә бу мөмкин эш дигән фикер ярылып ята. Бу уңайдан без үзебезнең бер фаразыбызны кабатлыйбыз: Якын Көнчыгышта вазгыять үзгәрмичә, Көнбатыш – Россия кораллы конфликты мөмкин түгел. Якын Көнчыгышта вазгыять исә үзгәрүгә таба. Дүшәмбе кичендә йәмәнлеләр үз кисәтүләренең беренче өлешен тормышка ашырды: Кызыл диңгез аша үтүче дүрт интернет кабельне өзделәр. Коммуникациягә шактый зыян килде, әмма әлегә куркыныч түгел, чөнки элемтәне тәэмин итүче башка кабельләр төзек. Алар да шул урыннан үтә. Барлык кабельләр дә өзелсә, Европада һәм Азиядә зур проблемалар туачак.

 


Фикер өстәү