АКШның Владимир Путинга күзәтү оештырырга маташуы турында әйткәннәр

АКШ махсус хезмәтләренең Россия Президенты Владимир Путинга үз тирәсендәге кешеләрнең смартфоннары аша күзәтү оештырырга маташулары Кремльгә мәгълүм түгел.

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков “Wired” басмасында пәйда булган хәбәргә шундыйрак аңлатма биреп үткән. Бу хакта “ТАСС” яза.

“Нәкъ менә шул рәвешле күзәтергә маташулары безгә мәгълүм түгел. Бу мәгълүматның нәрсәгә нигезләнүен белмим. Анда искә алган компанияләр турында белмибез”, – дип билгеләп үткән Песков.

Журналда пәйда булган язмада әйтелгәнчә, PlanetRisk компаниясе телефоннарындагы мәгълүматлар ярдәмендә кешеләрнең хәрәкәтен күзәтеп тору мөмкинлеге бирердәй технология булдырган.

Сүз уңаеннан, Владимир Путин күптән түгел генә мобиль телефонга ия булмаганлыгы турында сөйләгән иде.


Фикер өстәү