«Кадерен белеп бетермәдек»: Түбән Бәрәскәдә Рәфкать Бикчәнтәев исеме мәңгеләштерелде

Әтнә районы үзенең асыл улын хәтерендә яңартты. Түбән Бәрәскә авылы мәдәният йортына ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле артист һәм режиссер Рәфкать Бикчәнтәев исеме бирелде. Тантаналы чарада «ВТ» хәбәрчесе дә булып кайтты.

– Бүген безнең гаилә өчен генә түгел, мәдәниятебез, милләтебез өчен зур вакыйга. Без аңа күңелебез белән күптән әзер идек. Әтинең тууына 100 ел булу уңаеннан бу эшкә керештек. Бик тиз эшләнелде. Моның өчен авыл, район җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Бүген Коръән ашы уздырдык. Чаллыдан, Мәскәүдән туганнар кайтты. Бикчәнтәев нәселе ул бөтен дөньяга таралган. Америкада да яшиләр, Бәрәскәдә дә туганнарыбыз бар әле. Бүген – туганнар җыелган көн, – диде Рәфкать Бикчәнтәевның улы, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.  – Кызганыч, әтине балачактан гына хәтерлим. Күбрәк сөйләүләре буенча беләм. Әлбәттә, аның турында бик күп «легендалар» сөйлиләр. Ул кабатланмас шәхес булган. Марсель Сәлимҗанов миңа әти турында бер нәрсә генә әйтте. «Андый актер бүтән юк», – диде. Минем өчен бу – бик зур бәя.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов Әтнә ягының татар дөньясына бөек шәхесләр бирүен билгеләп узды.

– Бу – безнең Бәрәскә өчен генә түгел, районыбыз, республикабыз өчен тарихи вакыйга. Шәхесләрнең исемен, хезмәтләрен мәңгеләштерү – иң зур бурычларның берсе. Бәрәскәдә һәрбер тыкрык, һәрбер йортның ниндидер тарихы, танылган шәхесе бар. Рәфкать абый татар халкына хезмәт иткән кебек, аның исемен йөрткән мәдәният йорты да районыбыз, республикабыз халкына хезмәт итәр, дип ышанам, – диде Айрат Каюмов.

Ленин исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин легендар шәхес турында:

– Сәнгать өлкәсендә безнең авылдан чыккан шәхесләр күп. Рәфкать Бикчәнтәев – алар арасында иң якты йолдыз. Кызганыч, үзе яшәгән вакытта кадерен белеп бетермәдек, – дип сөйләде. – Әмма еллар узган саен, аның шәхесе ачыла, бәһасе күтәрелә бара, аның бөеклеген, даһилыгын, никадәр көчле артист һәр режиссер булуын аңлыйбыз. Әлбәттә, бу юнәлештә хатыны Наилә Гәрәева, улы Фәрит бик күп хезмәт куйды. Наилә ханым  Бәрәскәдә үз кеше иде, аны авылда бөтен кеше яратты. Ул бу көнне шулкадәр көтте, планнар корды, сценарийларын төзеп калдырды. Кызганыч, күрә алмады. Фәритне дә каны авылга тарта. Геннар шулкадәр көчле: Фәрит Рәфкатович, әтисенең эшен дәвам иттереп, зур дәрәҗәдәге көчле режиссер булды.

Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова мәдәният йортына Рәфкать Бикчәнтәев исеме бирелүнең җаваплылыкны арттыруын әйтте.

– Рәфкать абый киңкырлы шәхес булган. Мәдәният йортына аның исеме бирелү – бик зур горурлык та, җаваплылык та. Киләчәктә Бәрәскә халык театры Рәфкать абыйның исемен акларлык, аның рухы шат булырлык итеп эшләр дип ышанам, – диде җирлек башлыгы. – Китаплардан укып, Рәфкать абыйның шаян, җор телле булганын, пөхтә киенгәнен, кызык-мызык сөйләп, үзенә җәлеп иткәнен беләбез. Рәфкать абыйның геннары йогынтысын мин Фәрит абыйда күрәм. Алар аны чын ир-егет итеп тәрбияләгәннәр, ул – туры сүзле, гадел һәм искиткеч талантлы шәхес.

Бабасының исемен мәңгеләштерүгә бәйле хис-кичерешләре белән Рәфкать Бикчәнтәевнең оныгы Йосыф Бикчәнтәев тә уртаклашты.

– Бүгенге вакыйга күңелгә нык тәэсир итә. Бүтәнчә була да алмый. Вакыт узганнан соң да шәхес турында хәтерне саклау, кадерен белү мөһим. Әтнә ягы, Бәрәскә мине үзенә бик тарта. Җәй көннәрендә үзем генә дә, әти-әни белән дә авылга кайтабыз. Монда ешрак буласы килә, балачак хатирәләре искә төшә, – диде ул.

 


Фикер өстәү