Алинә Гыймалтдинова: «Миңа Владимир Путинның Юлламасын күзәтү кызыклы һәм мөһим булачак»

29 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Блогер, җәмәгать эшлеклесе Алинә Гыймалтдинова бу вакыйгадан ни көткәнен әйтте.

«Дәүләт башлыгы Юллама вакытында мөһим стратегик бурычлар игълан итә. Бу сайлау алдыннан аеруча да әһәмиятле сәяси белдерү булып тора. Җәмгыятьнең киләчәге шуңа бәйле. Миңа, һичшиксез, Юлламаны күзәтү һәм Президент сүзләрен тыңлау кызыклы һәм мөһим булачак», – диде Алинә Гыймалтдинова.

Аның сүзләренә караганда, пәнҗешәмбе булачак Юлламада яшь гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләсе билгеләп үтеләчәк. «Тулаем алганда гаилә һәм гаилә кыйммәтләре темасы әйдәп баручы мәсьәләләрнең берсе булачак дип саныйм», – диде ул.


Фикер өстәү