Татарстан Рәисе минималь күләмнән азрак хезмәт хакы түләгән оешмаларны тикшерергә кушты

Казанда 42 мең кешенең айлык кереме яшәү минимумыннан да түбән. 162 предприятие үз эшчеләренә минималь күләмнән азрак хезмәт хакы түли. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының йомгаклау сессиясендә шулай дип белдерде. Ул мондый эш бирүчеләр белән көрәшергә чакырды.Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республика буенча уртача хезмәт хакы (2023 елның 11 ае өчен) якынча 60 мең сум тәшкил итә. Казан буенча — 74,4 мең сум. «Хезмәт хакы – кешеләрнең тормыш сыйфаты, бу – матди муллык. Ләкин без шуны истә тотарга тиешбез: бүген 48 мең казанлының айлык кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк. Бу мәсьәлә дә бар! Без моны хәл итәргә тиеш. Һәм статистика буенча 2023 елның өченче кварталында Казанда 162 предприятие МРОТтан (хезмәт хакының минималь күләме) азрак акча түли. Бу нәрсә? МРОТның күпме икәнен беләсезме?», – диде Татарстан Рәисе.

Республика башлыгы башкала мэриясенә бу мәсьәләне хәл итүгә кушылырга кушты. «Тормыш сыйфаты – кешеләрнең муллыгы, аларның керем дәрәҗәсен күтәрү», – диде ул.


Фикер өстәү