Россия Президенты: «Илдә хәмер куллану шактый кимеде»

Россиядә алкоголь куллану шактый кимеде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында әйтте. Аның сүзләренчә, бу күрсәткеч милләт сәламәтлегенә дә йогынты ясый.

Владимир Путин шулай ук Россиядә спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны арткан, дип белдерде. Шуңа бәйле рәвештә киләсе елдан ГТО нормативларын уңышлы тапшыручылар һәм ел саен диспансеризация узучылар өчен салым вычеты кертеләчәк.


Фикер өстәү