Путин: «Балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү программасын башлаячакбыз»

Киләсе елдан балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасы башланачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында белдерде.

Мәктәпләргә килгәндә, Путин сүзләренчә, 2030 елга кадәр төбәкләрдәге бу проблеманы да хәл итәргә булышачаклар. «Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын капиталь ремонтлауга өстәмә рәвештә 400 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәбез», – диде ил башлыгы.


Фикер өстәү