Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы төгәлләнде. Дәүләт җитәкчесе ике сәгатькә якын вакыт эчендә илнең эчке һәм тышкы сәясәте, икътисад, туризм һәм башка тармакларга бәйле бурычлар билгеләде.
— Без бер зур гаилә, һәм без үзебез ничек телибез, шулай эшләячәкбез. Уңышларыбызга, җиңүләребезгә һәм Россиянең киләчәгенә ышанам, — диде Владимир Путин.