Россия икътисадында проблемалар: бу хәлләр вазгыятьне ничек үзгәртер?

Россия икътисадында проблемаларның үз йомгагы төенләнеп килә. 1 марттан чит илләргә бензин экспорты 6 айга туктатыла. Бу рәхәткә чыдый алмаганнан эшләнми. Биржада көн саен бензин бәясе үсә. Күп кенә нефть эшкәртү заводлары сизелерлек зыян күрде һәм экспорт болай да ярыйсы ук кимеде инде.

Алда язгы кыр эшләре тора һәм чәчүгә югары бәядәге ягулык белән килергә ярамый. Дефицит тудыру – бөтенләй рөхсәт ителмәслек хәл. Вице-премьер Александр Новак бу уңайдан Хөкүмәткә махсус хат язарга мәҗбүр булды һәм Премьер-министр Михаил Мишустин хаттагы дәлилләр белән килеште. Нефть продуктларын экспортлау – Россиянең иң табышлы сәүдә тармагы, аны туктату валюта керемнәрен киметәчәк. АКШта да нефть эшкәртү кимегән дигән хәбәрләр бар. Дөнья базарында ягулык бәяләре тагын да үсәчәк. Димәк, иң күп табыш вәгъдә ителгәндә, читкә сатуны туктатырга туры килә.

Сәнәгать предприятиеләре алдында торган проблемаларны Кремль аларны кире Хөкүмәт карамагына тапшырып хәл итә башлады. Национализация, ягъни бизнесны хосусый хуҗалар кулыннан алып чиновниклар карамагына тапшыру башка илләрдә дә күзәтелгәли. Аның берничә схемасы бар. Иң уңышлысы – активларны элекке хуҗага бәясен түләп алу. Россия үз юлы белән бара. Хосусыйлаштыру, ягъни приватизация законсыз үткәрелде дигән тезис алга этелә. Мондый очракта элекке хуҗага әҗер түләп мәшәкатьләнәсе юк. Чиләбе электр металлургиясе комбинатын дәүләт карамагына тапшыру россиячә национализациянең нәкъ шул юл белән барачагын искәртә.

Генпрокуратура 32 ел элек хосусыйлаштыру дөрес үткәрелмәгән дигән дәлил игълан итте дә Владимир Путин карары белән мәсьәлә тиз хәл ителде. Тагын берничә шундый предприятие шул ысул белән хуҗа алыштыру алдында. Аларның инде цехлары җимерелеп, эшкә яраксыз хәлгә килгән, банкротлык хәлендә эшне туктатканнар. Хөкүмәт, күрәсең, югалган җитештерү мәйданнарын яңадан эшкә җигәргә җыена. ЧЭМК – илдәге ферроэретмәләрнең 90 процентын җитештерүче стратегик предприяте. Аның хуҗасын алыштыру бу юнәлештәге рәсми стратегиянең ни рәвешле буласын күрсәтә. Комбинатның элекке хуҗасы Юрий Антипов мошенниклыкта гаепләнеп кулга алынды дигән хәбәрләр Кремльнең олгигархларны йон уңаена сыпырып торырга җыенмавын дәлилли. Бу хәлләр вазгыятьне ничек үзгәртер, анысын без фаразламыйбыз.

 

 


Фикер өстәү