Вәгъдә – иман. Хөкүмәт халык алдындагы бурычларын җиренә җиткереп үтәячәкме?

Вәгъдә – иман. Иртәгә кояш чыкмаса да, социаль пособиеләр барыбер түләнәчәк. Ил-көндәге катлаулы хәлләргә карамастан, Хөкүмәт халык алдындагы бурычларын җиренә җиткереп үтәячәк. «Волга» экспертлар клубының чираттагы утырышында яңгыраган төп фикер әнә шуннан гыйбарәт.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева дәүләт бүген үз өстенә алган барлык социаль бурычларны тулысынча үти дигән фикердә. Нәтиҗәсе саннарда күренә. Бу урында Ләйлә Фазлыева республикада гомер озынлыгы арту, төрле мәкерле чирләрдән үлүчеләр саны кимүне телгә алды.

– Хәзер халык дәүләттән күбрәкне өмет итә. Көтәләр икән, димәк, ышаналар, – ди вице-премьер. – Бүген республикада инфраструктура үзгәрешләре дәвам итә, мәктәп һәм балалар бакчалары, мәдәният оешмалары төзелә, төзекләндерелә. Районнарда китапханәләр, клублар ачыла. «Парк һәм скверлар» программасы да халыкта зур кызыксыну уятты.

Кызыксыну димәктән, Татарстанда яшәүчеләр илдәге, республикадагы үзгәрешләр белән даими кызыксынып тора икән. «Диалог Регионы» оешмасы уздырган тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Оешманың Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Марсель Гыйльмеев сүзләренә караганда, тикшеренү барышында халыкның 66 проценты республикада күрсәтелгән медицина ярдәменә яхшы бәя биргән.

 – Иң беренче чиратта, халык Татарстанда югары технологияле операцияләр ясалудан, медицина оешмаларының заманча җиһазлар белән тулылануы, яңартылуыннан канәгать. Монда ФАПлар төзелеше дә кергән. Халык медицина хезмәткәрләренең даими рәвештә белемнәрен арттырып торуыннан да канәгать. Республика халкы Россия Президенты Владимир Путин гамәлгә керткән «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты турында да белә. Татарстандагы уңай үзгәрешләрнең нәкъ менә шушы проектка бәйле булуыннан да хәбәрдар алар, – диде Марсель Гыйльмеев.

Социаль бурычлар исә халыкны иң кызыксындырган мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов социаль бурычларның Конституциядә урын алуын искәртте.

– Ел саен бюджет караганда Дәүләт Думасы төп сумманы социаль бурычларны үтәүгә калдыра. Аның күләме кимеми, ул ел саен индексацияләнә. Илкүләм муллык фонды хисабынамы, кредитлар хисабынамы – ни генә булса да, ул барыбер түләнә. Иртәгә кояш чыкмаса да, социаль пособиеләр барыбер биреләчәк, – ди депутат.

Социаль бурычлар дигәндә, Айрат Фәррахов, иң беренче чиратта, пенсия, хезмәт хакы, бушлай дәвалану һәм белем бирүне күздә тота. Депутат кадрлар мәсьәләсенә дә кагылды. Дәүләт Думасы депутаты фикеренчә, Мәскәү белән Казанда яшәүчеләр генә түгел, авыл халкы да сыйфатлы медицина ярдәме алып яшәргә тиеш. Сүз уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин быелның 1 мартыннан кечкенә шәһәр һәм авыл җирлекләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә түләнә торган өстәмә акчаны 50 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте.

– Бүген Россия үзенең суверенитетын яклый, шуңа күрә оборонага дигән чыгымнарны да арттырырга мәҗбүр. Әмма күреп торабыз: икътисадыбыз бүгенге катлаулы сәяси шартларда да үсүен дәвам итә. Тиздән без алдагы өч елга бюджет формалаштыра башлаячакбыз. Анда иң беренче чиратта социаль чыгымнар билгеләнәчәк. Оборонага планлаштырылган чыгымнар исә шуннан соң гына салыначак, – дип ачыклык кертте Айрат Фәррахов.

Фәрраховның бу сүзләре белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин да килеште. Дәүләтнең халык алдындагы социаль бурычларын тулысынча үтәп кенә калмыйча, узган ел илдә уртача хезмәт хакының 7 процентка артуын да искәртте ул.

– Без элегрәк хезмәт хакы буенча Европа илләреннән калыша идек. Вакыт узу, икътисад үсү, хезмәт җитештерүчәнлеге арту белән бар да үзгәрә. Бу күренешләр алга таба да дәвам итәчәк, – дип ышандырды депутат.

Булганның кадерен аны югалткач яки башкалар белән чагыштырганда гына аңлый башлыйсың. «Волга» экспертлар клубы утырышында катнашучылар да, сүзләренең хаклыгына тагын да инандырырга теләп булса кирәк, үткәннәрне искә алды.

Максим Топилин 1998 елгы кризистан соң бар нәрсәне яңабаштан башларга, шуңа өстәп әле халыкның ышанычын яңадан яуларга туры килүен дә искә төшерде. Шуңа күрә социаль бурычларны акрынлап арттыру аякта басып калырга ярдәм итәчәк, дип саный депутат.

Айрат Фәррахов та ул еллардагы тәҗрибәсен искә алды.

– 1995 елда мин – кызыл дипломлы белгеч – РКБга эшкә килдем. Айлар буе хезмәт хакы алмаган чаклар күп булды, дарулар булмауны әйткән дә юк. Шундый бер очрак истә калган. Хастаханәдән чыгу юлында Түбән Камадан килгән йөк машинасы тора иде, анда көпчәкләр төялгән. Табибларга хезмәт хакы түләү өчен аларны берәр нәрсәгә алыштырырга туры килде. Хөкүмәтнең планы да, акчасы да юк иде. 2000 елдан башлап кына хезмәт хаклары түләнә башлады, илкүләм проектлар, җиһазлар пәйда булды, – ди депутат.


Фикер өстәү