Бөтендөнья татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Татарстаннан кеше күбрәк чакырулы билгеле

Быел Бөтендөнья татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Татарстаннан кеше күбрәк чакырулы. Бу турыда журналистларга Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров хәбәр итте.

–Узган елда 500 кешене җыйдык, анда шактый мөрәҗәгать килде. Быел һөнәрче гаиләләргә басым ясыйбыз. Гаилә дигән вакытта, әлбәттә, бер эшмәкәр генә килми. Ел саен бу санны арттырырга дигән ният бар. Быел Татарстаннан 100 делегат катнаша. Узган елларда төбәкләргә басым ясый идек, быел Татарстаннан катнашучыларның да санын арттырдык. 800 дә татар дөньясы өчен зур сан түгел», – диде ул

Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев исә катнашырга теләк белдерүчеләр саны тагын да күбрәк булуын әйтте. Катнашучыларның яшенә килгәндә, иң яшь кешегә – 19, ә иң олысына 67 яшь. Оештыручылар фикеренчә, бүген урта буын да, яшьләр дә эшмәкәрлеккә тартыла.


Фикер өстәү